МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
Дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил
Опубликовано: 17.02.2020Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе - дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил. 17 февраль көнне, безнең балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә узды.
Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар.
Мәктәпкә әзерлек төркем балалары “Дару”, “Чулочки” шигырьләрен матур итеп башкардылар. “Ана бәйрәме” исемле мультфильм да балаларга бик ошады.
Бөек Ватан сугышы башланганның 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да балаларга сөйләнелде.
Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.
К списку новостей





