МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
«Язгы боз бик куркыныч!»
Опубликовано: 10.03.2020Яз җитү белән кояш нурлары йогынтысында бозны тиз арада су баса. Яз көне елгаларда көчәя торган су агымы аңа тагын да җимергечрәк тәэсир итә, ул аны астан күтәрә. Ул көннән-көн арта бара. Мондый боз буенча хәрәкәтнең зур куркыныч белән бәйле булуы аңлашыла да. Язгы бозның көздән һәм кышкыдан нык аерылып торуын белергә кирәк. Әгәр көзге боз кеше авырлыгы астында, куркынычлык турында кисәтеп, ярала башласа, язгы боз ярылмый, ә боз боткасына әверелә.
Язгы чорда бозда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, уртанчы һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә «имин боз» дип исемләнгән әңгәмә узды. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм язгы вакытта сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, «әйе яки юк» дигән сүзле уенда белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан «Язгы боз бик куркыныч!» исемле видеоролик карадылар.
К списку новостей





