МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Опубликовано: 20.03.2020Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.
Без дә бүген, 2020 елның 20 мартында, халкыбызның рухи мирасын истә тотып, балалар бакчасында “Яңа көнне” каршы алдык. Биредә узган Нәүрүз бәйрәме халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үсеп килүче яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылыды.
Бәйрәм чарасын ямьләндереп Нәүрүзбикә килде. Ул кызларга матур язгы чәчәкләр таратты, һәм алар белән бергәләшеп “Умырзая” биюен биеде. Көтмәгән җирдән, балаларны шаккатырып, Шүрәле, Карга, Аю һәм Куян да килеп чыкты. Алар күчтәнәчкә кызыклы уеннар, кошлар турында табышмаклар һәм “Карга боткасы” турында кызыклы мультфильм алып килгәннәр. Ә балалар кунакларга “Яз җитә” җырын башкарды.
Бәйрәм чарасы файдалы, матур, күңелле үтте. Уен – көлке, җыр – бию бер тынмады.
Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз котлы булсын!
#ТеремокБуа#БуинскОбразование#НәүрүзМөбарәк
К списку новостей





