Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 30, в филиале - 8. |
| У нас учат: | 12, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Туган ил сагында. 22.02.2016

23 февраль… Бу көнне инде 98 ел бәйрәм итәбез. 98 ел кешелек доньясынын көчле яртысы көч, түземлелек, чыдамлылык, патриотлылык, шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Немец басып алучыларын Нарва һэм Псков астындагы җинү хөрмәтенә 1918 елнын 23 февралендә Кызыл Армия көнен бәйрәм итү турында декрет игълан ителә. Соңрак ул Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне итеп үзгәртелә, ә соңгы елларда ул Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Борын-борыннан Россиядә хәрби һөнэр кешеләре иң хөрмәтле, иң абруйлы һөнәрләрдән санала. Ватанны саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-6 нчы сыйныф укучылары бәйрәм концерты оештырды.Концерт ике өлештән торды. Беренче өлешендә котлаулар, теләкләр яңгырады, икенче өлешендә укытучы абыйлар арасында ярыш үткәрелде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Халыкара Туган тел көне. 22.02.2016

21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.Бүген безнең мәктәптә "Шигырь сөйлим туган телемдә" дигән бәйрәм үтте.
-
Музейга сәяхәт. 19.02.2016

Башлангыч сыйныф укучылары районның Туган як музеейына экскурсиягә бардылар.
-
Без Арктикада. 17.02.2016

Тимераякта шуу һәвәскәр һәм һөнәри дәрәҗәдә иң ихтыяҗлы кышкы спорт төрләренең берсе булып тора. Бозда шуу, тимераякта йөрү спортын укучыларыбыз бик яраталар.Менә бүген дә 6-7 нче сыйныф укучылары районның “Арктика” боз сараенда булып кайттылар.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 15.02.2016

Бүген герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Л.К. 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы. 15.02.2016

Музейга сәяхәтебез бүген Әфганчылар темасына багышланган.Музей җитәкчесе Залялова Р.М. укучыларны Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз исемлеге белән таныштырды. Янтуган һәм Вольный Стан авылыннан катнашкан авылдашларыбыз арасында бүгенге көндә исәннәре дә үлгәннәре дә бар.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
-
Күңелле старт. 13.02.2016

Балаларны сәламәтләндерү, спорт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, гомумән күңелле ял итү максатыннан бүген 8-11 нче сыйныф укучылары арасында “Күңелле старт” ярышлары үтте. Алар ике командага бүленеп төрле төр уенда үзләренең көчләрен сынадылар.Укучылар бик актив булдылар.Молодцы!
-
"Кеше хокуклары һәм бурычлары" 12.02.2016

Парламент дәресләре атнасы кысаларында укучылар үзләре әзерләгән презентацияләр ярдәмендә "Кеше хокуклары һәм бурычлары" турында сөйләделәр.
-
Өстәл теннисы буенча ярыш.
10.02.2016
Физкультура һәм спорт айлыгы кысаларында төрле чаралар, спорт ярышлары үткәрү дәвам итә. Бүген 7-11 нче сыйныф егетләре арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
-
Парламент дәресләре. 09.02.2016

Укучыларда парламент төзелеше турындагы белемнәрне гомумиләштерү,конституцияләр тарихы турындагы мәгълүматны искә төшерү, дәүләт хакимияте органнары системасы турында белемнәрне киңәйтү максатыннан чыгып мәктәптә Парламент дәресләре үтә.






