Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Без һәр иртәне иртәнге зарядкадан башлыйбыз!!! 18.07.2017

-
Хезмәт һәм ял лагеренда 18.07.2017

Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар мәктәп яны бакчасыннан өлгергән җиләк-җимеш җыю эшен дәвам итәләр. Бүген дә, карлыган һәм җиләк җыеп, мәктәп ашханәсенә тапшырылды.
-
Тел кешене дус итә, Бер-береңә беркетә...
17.07.2017
Бүген балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрдек, викторина уздырдык. Дуслыкка кагылышлы инглиз телендә яңа сүзләр һәм дөрес итеп җөмләләр тозергә өйрәндек. Көнебез бик файдалы узды!
-
Хезмәт һәм ял лагеренда 17.07.2017

Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар мәктәп алдындагы чәчәкләрнең, кечкенә чыршы үсентеләренең, роза чәчәкләренең төпләрен йомшарттылар. Июль аеның кызу кояшы, дымлы туфрагында алар рәхәтләнеп үсеп китәчәк!
-
Көннән-көн кызык!!! 14.07.2017

Бүген без эзләү-коткару хөзмәтенә экскурсияга бардык. Бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белдек
-
Без ипподромда!
13.07.2017
Монда без атларны һәм пониларны печән, кишер һәм шикәр белән сыйладык. Көнебез бик күңелле узды!
-
Хезмәт һәм ял лагере бүгенге көнен шәһәрнең үзәк паркында үткәрде. 13.07.2017
Гимназиягә бүлеп бирелгән мәйданнан чабылган үләнне тырмалап җыйды; ял беседкаларына илтүче сукмакларны себереп чистартты. Тырышып эшләгәч, юкә чәчәгенең хуш исе аңкып торган, аклы-кызыллы петуния чәчәкләре белән бизәлгән паркта рәхәтләнеп ял иттеләр! -
Укучылар эшләргә дә, ял итәргә дә өлгерделәр. 12.07.2017

Бүген хезмәт һәм ял лагереның 9 нчы көне тәмамланды. Укучылар эшләргә дә, ял итәргә дә өлгерделәр. Теплица янындагы кабакларның төпләрен йомшарттылар, кыярларга су сиптеләр. “Дельфин” йөзү бассейнында су коендылар, стадионда футбол уйнадылар; таганнарда атындылар. Шәһәребезнең үзәк паркындагы хуш исле юкә чәчәкләре астында рәхәтләнеп саф һава суладылар!
-
«Кояш» лагере көндәлеге... “Дустым китап” 12.07.2017
Кешенең күзен ачаБезнең яраткан китапКем күп белергә теләсә –Китап була кулында.Бүген балаларыбыз шәһәребезнең китапханәсендә булдылар. Китапханәче апалары балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштырды, татар язучыларын бергәләп искә төшерделәр, татар теленә тәрҗемә ителгән мулҗтфилҗм карадылар һәм инглиз телендә яңа сүзләр өйрәнделэр. Көнебез бик күңелле һәм кызыклы үтте! -
Без күңелле балалар 11.07.2017
Бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң без шәһәребезнең Туган як музеена бардык. Бик куп кызыклы яңалыклар белдек. Аннан соң паркта спорт уеннары уйнадык. Көнебез кызык һәм файдалы үтте!!!







