Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Бергә күңелле! 04.07.2017

Бүген лагерьда тәрбияләнүче балалр бассейнда булып кайттылар. Төшке аштан соң рәхәтләнеп спорт уеннары уйнадылар.
-
"Кояш" мәктәп яны лагеренең II сменасы эшли башлады 03.07.2017

Буген гимназиябездә "Кояш" мәктәп яны лагеренең II сменасы эшли башлады. Лагерьда 20 бала тәрбияләнә. Иртәнге линейкада балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Истәлекле тантана 27.06.2017

М.Вахитов исемендәге гимназиянең 9 -нчы сыйныфын тәмамлаган 27 егет hәм кызның 2017нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шул ук вакытта моңсу, шатлыклы hәм истәлекләргә бай булган бәйрәм кичәсе шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр! Аттестатын алган hәр укучының уй-хыяллары изге иде. Әлеге тантаналы бәйрәмдә гимназия директоры Л.Б.Зиннатуллин укучыларны котлады hәм изге теләкләрен әйтте. Әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре В.Н.Исхакованың кайнар котлау теләкләре җыр, бию, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр.
-
Онытылмас мизгелләр 27.06.2017

Бүген 9б сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булды.
-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2017

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнеӊ бүген соӊгы очрашу – соӊгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диӊгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнеӊ кораблар – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соӊгы чыгарылыш кичәсеннән соӊ сезнеӊ юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыннан китәрсез. Ә сез бергә үткәргән еллар, сезнеӊ хәтерегездә мәӊгегә калыр. Әйдәгез, аерылышыр алдыннан ант бирик, тугрылык анты
-
Эх,дусларым, сыйныфташларым! 24.06.2017

-
22 июнен- сугыш башланган көнне искә алу көне 22.06.2017

Бүген шәһәребезнең үзәк паркында 1941 елның 22 июнендә сугыш башланган көнне искә алу көне булды. Безнең тәрбияләнүчеләребез бу чарада катнаштылар.
-
В День памяти и скорби 21.06.2017

22 июня 1941 года на рассвете войска фашистской Германии без объявления войны напали на Советский Союз. Началась Великая Отечественная война, изменившая миллионы судеб и унесшая миллионы жизней. В День памяти и скорби буинцы от вечного огня в центре города пришли в Центральный парк. В 21.00 над городом раздался голос Левитана. Затем буинцы зажгли свечи в память о тех, кто героически погиб на полях сражений, ветеранах, ушедших от нас в мирной жизни. В этот миг и ветер стих, и тучи разошлись. Была объявлена минута молчания.
-
Без табигатьне яратабыз 21.06.2017

Без табигатьне яратабыз. Тәрбияләнүчеләребез бүген экологиягә ярдәм йөзеннән мәктәбебез территориясен чистартуда катнаштылар
-
"Экология һәм мин" темасына әңгәмә 20.06.2017

“Дельфин” бассейнын без бик яраттык. Буген дә анда барып, рәхәтләнеп су коенып, ял итеп кайттык.
Бассейннан соң шәһәребезнең үзәк паркына экскурсиягә бардык. "Экология һәм мин",“Нәрсә ул кошлар?” темаларына әңгәмә үткәреп, туган ягыбызның кайбер кошлары белән якыннанырак таныштык.







