• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова г. Буинска Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66
Телефон: +7(843)-743-14-64
E-Mail: school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова"
Руководитель: Зиннатуллин Линар Бадретдинович
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 363
У нас учат: 39

Наши новости

Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге

Опубликовано: 15.09.2016

5 һәм 7 нче сыйныфларда “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре Л.Г. Җәләлова, М.М. Юнысова ата-аналарны укучыларның мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Дәрескә әзерлек, дәрескә йөреш, ашханәдә туклану, укучыларның бер-берсенә мөнәсәбәте, иртәнге гимнастика, сыйныф сәгатьләре һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләделәр. Электрон дәреслекләр, аларның уңай һәм уңайсыз яклары турында фикер алыштылар. Укытучы белән ата-ана бала тәрбияләүдә бер-берсенең ярдәмчеләре булырга тиешлегенә басым ясап, ике арада тыгыз элемтә урнаштырып эшләргә кирәклеген әйттеләр.

        Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.М. Корбанова   федераль дәүләт белем стандартында (ФГОС),   мәҗбүри  өлеш булып, дәрестән тыш эшчәнлек торуы хакында сүз алып барды.  5 һәм 7 нче сыйныфларда эстетик сәнгать, спорт  - сәламәтләндерү, проект эшчәнлеге, фәнни эзләнү, җәмгыятькә файдалы хезмәт юнәлешендә эш алып барылачагы хакында әйтте. Ата-аналар белән инструктаж үткәрде: янгын куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, киемдә яктырткыч билгеләр булырга тиешлеге, баланың мәктәптән өйгә кайту юлын дөрес сайлавы һ.б.  Кичке 22.00 дән иртәнге 6.00 сәгатькә  кадәр укучыларга үзләренә генә урамда йөрергә ярамаганлыгына басым ясады. Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта ата-аналар һәм бу эшкә җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартылычагын әйтте.

   Җыелыш ахырында ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. 7 нче сыйныф укучыларының узган уку елындагы дәрестән тыш эшчәнлеге хакында презентация карадылар.



К списку новостей