• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова г. Буинска Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66
Телефон: +7(843)-743-14-64
E-Mail: school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова"
Руководитель: Зиннатуллин Линар Бадретдинович
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 363
У нас учат: 39

Наши новости

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннары белән очрашу

Опубликовано: 04.05.2017

Җиңү көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш  ветераннары белән очрашулар оештырабыз. Кызганычка каршы, хәзер алар аз калган, исән чакларында үзләрен күреп сөйләшү - безнең олы бурыч. Гимназиянең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин белән очрашу булып узды. Утны-суны кичкән ветеран укучыларыбызны үзе узган сугышчан юл белән таныштырды.  “Түбән Наратбаш авылында тудым. Бобруйск хәрби училищесына укыргә кердем. Сугыш башлануның бишенче көнендә немецлар Белоруссиянең Бобруйск шәһәренә бәреп керделәр. Кичәге курсантлардан ил сагында торучы солдатлар булдык. Илне саклау өчен,  танкистлар кирәк булды. Тиз арада танкистлар курсын бетердек.”

      Сталинград сугышында күрсәткән батырлыклары өчен  Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллинга Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 нче елларда Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, ”Батырлык өчен” һ.б. медальләре тапшырыла.

 Ветеранның сөйләр сүзе күп иде. Укучыларыбызга тырышып укырга, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә кушты. Очрашу күп санлы сорауларга җаваплар бирү, сугыш темасына җырлар тыңлау, документаль фильмнар карау белән үрелеп барды. 


Источник: Курбанова Г М

К списку новостей