Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Наши новости
Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары” республика партия проектын тормышка ашырып...
Опубликовано: 14.10.2017“Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары” республика партия проектын тормышка ашырып...
“Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында шәһәребезнең туган як тарихын өйрәнү музеенда “Солдат хатлары укыйбыз” акциясе узды. Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф ага Төхфәтуллин кунак итеп чакырылган иде. Бу акциягә гимназиянең “Музей эше” түгәрәгенә йөрүче укучылар һәм 11 нче сыйныфның яшь армиячеләреләре дә кушылды. Музей хезмәткәрләре, архивларда эзләнеп, халык арасына чыгып, төрле гаиләләр белән очрашып, 70 солдат хатын ТРның Дәүләт архивы сайтына җибәрүе турында сөйләде.
Бүгенге көндә музейда 12 хат саклана. Аларны 1942 нче елда Салих Риза улы Сайкин апасы Камәриягә язган. Һәр хат: “Киләчәктә күрешүне телим”, - дип тәмамланса да, хат герое сугыш кырында ятып кала. Хатларның кәгазе таушалып, язуы танымаслык хәлгә килгән. Шулай да түгәрәккә йөрүче укучылар ике хатны укыдылар. Рәүф аганың бер хатын үзе сөйләвендә тыңладылар, ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, солдат хатлары турында шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан шәһәребезнең туган як тарихын өйрәнү музее җитәкчесе Люция Мәүлет кызы гимназиянең “Музей эше” түгәрәгенә йөрүче 8 нче сыйныф укучыларына акцияне үткәрүдә булышканнары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны “Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары” республика партия проектын тормышка ашыруда булышканнары өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләде. “Солдат хатлары укыйбыз” акциясенең дәвам итүен әйтте, сугыш чоры хатларын эзләү эшенә чакырды.
Источник: Курбанова Г М
К списку новостей







