Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Наши новости
“Буыннар сулышы”
Опубликовано: 05.03.2018Менә язның беренче аена да аяк бастык. Мартның беренче көннәрендә дөнъяның иң гүзәл зат ияләренең бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәребезнең М Вахитов исемендәге гимназиясендә “Буыннар сулышы” дип аталган кичә үткәрелде. Кичәгә гимназиянең өч буын выкилләре җыелды - дәү әниләр, әниләр һәм оныкчыклар. Гимназия сәхнәсендә өч команда конкурс биремнәренә нигезләнеп фикер йөртте. Биремнәрдә гөреф-гадәтләр, әби-бабаларыбыздан калган әкиятләр, җырлар бар иде. Шунысы кызык: һәр буының үз фикере, биремнәрне үзенчәлекле чишүләре белән аерылып торды. Тамашачы – иң гадел жюри. Иң кызыклы әкият сөйләүче, иң матур җыр көйләүче дәү әниләр командасында булып чыкты. Чөнки җылы назын биреп үстергән, әниләребезне, оныкларыбызны тәрбияләгән дәү әниләрдә искиткеч сихри “Ак әбиләр” назы саклана.
Конкурс биремнәредә өч буынны төрле рольләргә куеп үз-узләрен сынап карау да күзалланган иде. Дәү әниләр, әниләр үзләрен оныкчыклар урынына куеп төрле ситуацияләр чишеп карадылар. Чыннан да, бала булуы бик кыен икән. Бәйрәмдә балаларга авыр вакытларында ярдәм кулын сузырга кирәклеге дә билгеләп үттелде. Бәйрәмнең кульминациясе булып һәр буын, бер-берсенә мәрәҗагать итеп, матур җылы сүзләр әйттеләр. Дәү әниләр – кызларына, оныкчыкларына, әниләр үзләренең әниләренә, кызларына, оныкчыклар – әниләренә, дәү әниләренә җылы, назлы, матур теләкләрен җиткерделәр.
Киләкчәктә дә, бер-береңне хөрмәтләп, олылап, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмыйча, буыннар арасындагы җылылыкны саклап яшәргә язсын.
Источник: КурбановаГ М
К списку новостей







