• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова г. Буинска Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66
Телефон: +7(843)-743-14-64
E-Mail: school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова"
Руководитель: Зиннатуллин Линар Бадретдинович
Год основания учреждения: 1922
У нас учатся: 363
У нас учат: 39

Наши новости

М. Вахитов исемендәге гимназиядә «Бөек Ватан сугышы турында гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия акциясе «Бөек Ватан сугышы турында гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия акциясе

Опубликовано: 11.04.2019

«Бөек Ватан сугышы турында гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы бара. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне мәңгеләштерү. Безнең М. Вахитов исемендәге гимназия дә бу акциягә теләп кушылды.  Бөек Ватан сугышы чорына караган гаилә архивларындагы фотоматериалларны алып килдек. Ул фоторәсемнәр сканер аша чыгарылды. Фотосурәтләрдәге әби-бабаларыбыз турында  кыскача мәгълүмат бирдек. Сканерланган фоторәсемнәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә тапшырылды. Ә аннан алар Россия дәүләт кинофотодокументлар архивына саклауга тапшырылачак.

Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотокарточкалары архивын төзү Россия халкының кыйммәтле байлыгын саклап калырга ярдәм итәчәк. Без райондашларыбызны да әлеге акциядә катнашырга чакырабыз!                      

                                                       Идрисова Динә, 9 нчы сыйныф                                            

                Минем бабамның әтисе Хисаметдинов Әхмәтҗан Шәрәфетдин улы Бөек Ватан сугышына 1942 нче елның гыйнвар аенда киткән. Мәскәү янындагы сугышларда, Ленинград фронтында катнашкан. Ленинград блокадасында калган. 1944 нче елда Украина фронтына күчкән. Германия белән сугышны шул фронтта тәмамлаган. Күп медальларгә һэм орденнарга лаек булган. Сугыштан исән-сау кайткан.      Хисамова Гөлия, 9 нчы сыйныф

Моя прабабушка Егорова Любовь Васильевна родилась 5 октября 1922 года в деревне Ембулатово Буинского района. Во время войны копала окопы, рубила лес. 19 летняя девушка работала на строительстве Буинской железной дороги.  Она говорит: «Был страшный голод, отсутствие одежды. Приходилось выживать в этих ужасных услових. Цените жизнь».                    Миронова Диана, 9 класс

Минем бабам Закиров Минирасыйх Закир улы 1926 нчы елда Буа районы Янтуган авылында туа. 1943 нче елның 20 нче февралендә сугышка китә. Белоруссия фронтында сугыша. Берлин, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1945 нче елда Эльба елгасы буенда Америка сушгышчылары белән очрашалар. 1950 нче елның ноябрь аенда гына үзенең туган авылына кайта.         Закиров Әмин, 7 нче сыйныф

Минем карт бабам Хәсәнов Шәрипҗан Хәсәнҗан улы 1913 нче елда Адав Толымбай авылында туа. 1941 нче елның 22 нче июлендә сугышка китә. Кавказ фронтларында сугыша. Өлкән лейтенант була. 1942 нче елда Орджоникидзе шәһәрендә яралана. Госпитальне шартлаталар, ул шунда үлә. Орджоникидзе шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелә.     Исхаков Марсель, 9 нчы сыйныф

                Минем карт дәү әтием Бабужин Абдулла Юныс улы 1915 нче елда Ульяновск өлкәсе Кәшә авылында туа. 1939 нчы елда армиягә алына. 1941 нче елда сугышка китеп, Панфилов дивизиясендә хезмәт итә. Ул взвод, рота, батальон командиры була. Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе, Ленинград фронтларындагы сугышларда катнаша. Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Җиңүне Чехиядә каршылый.      Алиуллина Рәсилә, 6 нчы сыйныф


Источник: Курбанова Г М

К списку новостей