Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Наши новости
Шәриф Хөсәенов – гимназия горурлыгы
Опубликовано: 26.11.2019Бүген гимназиянең актлар залында танылган драматург, якташыбыз, безнең мәктәп укучысы Шәриф Хөсәеновның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. “Кеше булыйк!” дигән кичәдә драматургның безнең мәктәп белән бәйле тормыш юлы сөйләнде. “Зөбәйдә – адәм баласы”, “Әни килде” драмаларыннан өзекләр күрсәтелде. Замандашлары Т. Миңнуллин, М. Сәлимҗанов истәлекләре укылды.
Ш. Хөсәенов 1929 нчы елның 29 нчы ноябрендә Буа районының Өчмунча авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Җиденче сыйныфны Килдураз авылында тәмамлый. 1944 нче елда 8 нче сыйныфка укырга безнең М. Вахитов исемендәге мәктәпкә килә.Мәктәптә укыган бик шук, җор сүзле, чәнечкеле телле, үртәшергә ятатучан була. Барлык фәннәрдән дә яхшы билгеләргә генә укый. Оста оештыручы була. “Галиябану” спектаклендә Хәлил образын бик яхшы уйный. Төрле чараларны оештырып җибәрә, ә аннары читтән генә күзәтеп йөри.
Сугыш чорында мәктәп директоры булып Шәйхи Нәҗмиевич эшли. Рәхилә Зиннәтулловна, Роза Салаховна, Вера Алексеевна, Гөлсем Галләмовна, Камал Садриевич һәм башка укытучылар белем бирә. 100 укучыдан 10 нчы сыйныфны 10 укучы тәмамлый. Сыйныфның 6 укучысы - укытучы, берсе - Ш. Хөсәенов - табиб һөнәрен сайлый.
1952 нче елда Шәриф Хөсәенов «Профессор кияве» (1952) исемле комедиясе белән таныла. Ш. Хөсәенов өчен әдәбият дөньясына бәхетле билет була ул әсәр. Аннан соң язылган «Зөбәйдә – адәм баласы» (1961) трагикомедиясе белән «Әниемнең ак күлмәге» (1968) драмасы тагын да зуррак уңыш казана. Әсәрләр төрле телләргә тәрҗемә ителә. Илнең 48 театрында куела. Шәриф Хөсәенов «Әни килде» әсәре турында: «Аннан начаррак әйбер язарга хакым юк, ә яхшырак итеп мин инде яза алмыйм», – ди».
Шәриф Хөсәенов тормышындагы ике магистраль – табиблык һәм язучылык. Ул аларга гомере буена тугры кала.
1999 нчы елның июнь аенда Шәриф Хөсәеновның авыруы көчәя. “Әни килде” драмасын яңадан сәхнәдә куялар. 70 яшьлек юбилеен үткәрәләр. Спектакль тәмамлана. Тамашачы Авторны чакыра. Менә ул сәхнә түрендә. Чәчәк бәйләмнәре уртасында, үзен аягүрә каршылаучы тамашачысы каршында горур басып тора.
Үзенең дусты – режиссер Марсель Сәлимҗановка: «Мин бәхетле, сәхнәдә, тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит, – ди.
Шәриф Хөсәенов 70 яше туларга биш ай кала, 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була. Гомере буе кактусларны чәчәк аттырган әдипне чәчәкләргә күмеп озаталар…
Источник: Курбанова Г М
К списку новостей







