Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кайбицкий детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422418, Республика Татарстан, Буинский район, село Кайбицы, улица Мирная, дом 14 |
| Телефон: | 8-927-420-92-93 |
| E-Mail: | kaib-bua@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Кайбицкий детский сад |
| Руководитель: | Мухаметшина Гульсум Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кайбицкий детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
День Государственного герба РТ / Татарстан Республикасының гербы көне 07.02.2022

Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә.
Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый -
«Сәламәтлек нигезе — саф һава» 03.02.2022

Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы.
-
Сюжетлы-рольле уеннар 31.01.2022

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша
-
Кошлар – безнең дусларыбыз 25.01.2022

Балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтек;
-фикер йөртү сәләтен үстердек;
-кошларга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләдек -
Пазлы уйныбыз 13.01.2022

-
Яна ел бәйрәмендә. 24.12.2021

-
Шәфкатьлелек бизи кешене» 06.12.2021

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне безнең балалар бакчасында язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан, физик мөмкинлеге чикле булган кешеләр турында “Игелеклек дөньяны бизи» дигән темага презентация карадык, әңгәмә үткәрдек.. Без бергә дигән темага рәсем ясадык
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2021

Әниләр бәйрәм уңаеннан без Кайбыч балалар бакчасында да бәйрәм уздырдык. Бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә.Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әниләр күңеленә бик хуш килде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.
-
Балалар бакчасында сюжетлы уеннар уйныйбыз 15.11.2021

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.
-
Татарстан Конституциясе көне белән! 06.11.2021

1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып,
- кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра,
- халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә,
- тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә,
- демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Русия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.








