Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учеников |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Парламент дәресе 25.10.2017

24нче октябрь көнне инглиз теле укытучысы Сәлахова В.Д. "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт."дигән темага Парламент дәресе үткәрде. Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар. Дәрестә район Советы депутаты Бикмуллин Р.Д. катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 24.10.2017

23 октябрьдә 1 нче чирек йомгаклары буенча мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта ДЙАнә кагылышлы яңалыклар белән таныштыру,интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре, укучыларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларның мәктәптә туклануы, терроризм кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
-
Көзге бал. 21.10.2017

20 нче октябрь көнне 5- 11 нче класслар өчен “Көзге бал” кичәсе оештырылды. Бал үтәчәк зал да чарага туры китереп бизәлгән иде. Кызыклы конкурслар да, уеннар да, викториналар да, җыр-биюләр дә күп булды ул көнне. Укучылар үзләренең оста һәм шаян булуларын тагын бер исбатлап киттеләр. Бәйрәм укучыларыбызга бик ошады.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре 17.10.2017

Укучылар Интернет-буйсынуга тестлаштыру уздылар.Бу чаралар кысаларында төрле дәресләр, дәрестән соң чаралар уздырылды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе 13.10.2017

13 нче октябрь көнне, мәктәп укучылары белән "Интернет дусмы, дошманмы?" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Дәрес барышында укучылар интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар, интернетның уңай һәм тискәре якларын ачыкладылар.
-
Көз бәйрәме. 13.10.2017

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь дусларыбыз "Уңыш бәйрәме"нә багышланган күңелле чара уздырдылар.
-
Бәйрәм концерты 05.10.2017

-
Укытучылар көне белән! 05.10.2017

Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне. -
Эвакуация уңышлы үтте 04.10.2017
Эвакуация буенча күнегүләрдә укучылар, укытучылар,техник хезмәткәрләр һәм балалар бакчасы дә катнашты. Билгеләнгән вакыт эчендә алар мәктәп бинасыннан чыгып, исемлек буенча тикшерү өчен төзелеп бастылар. ОБЖ укытучысы И.Р.Солтанов барысына да куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшереп үтте. -
Мәктәптә психологлар эшли. 03.10.2017

Бүген мәктәбебездә психологлар эшли.










