муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
5 нче сыйныфта татар теленнән “Лексика бүлеген кабатлау” темасына ачык дәрес үткәрде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. ФБДС шартларына туры китереп оештырылган дәрес мавыктыргыч булды, эшлекле шартларда үтте. 12.05.2018

-
11 нче май көнне 7 нче сыйныфта биологиядән ачык дәрес үткәрелде. Укытучылары Р.Р. Гарипов белән укучылар Евразиянең халыклары һәм илләре турында белем алдылар. Дәрес ФДБС шартларына туры китереп оештырылды. Видеодәрес өзеге бик отышлы сайлап алынган иде. 11.05.2018

-
Безнең илебез ел саен 9 май көнне Җиңү көнен бәйрәм итә. Быел да Җиңү көненә 73 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл янында бәйрәм күрсәттеләр. 08.05.2018

-
"Ветераннар, ветераннар Сезгә хөрмәт, ихтирамнар, Сез булганда матур булып, Алсу булып ата таңнар."Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераныбыз Шәрәфетдинов Җәүдәт абый янында булып, аны бәйрәм белән котладык! Шушы якты, матур дөньяда яшәвебез белән без аларга мәңге бурычлы!!! 08.05.2018

-
Яшь Юнармиячеләр Буа шәһәрендә үткәрелгән Юнармия слетында катнашып кайттылар. 07.05.2018

-
Бөек Җиңүне каршылап! Шушы шигарь астында мәктәбебезнең ветеран укытучыларына георгий лентасын тарату акциясе башланды. 1-9 нчы сыйныф укучылары ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котладылар. 04.05.2018

-
2 - 22 нче апрель көннәрендә безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Кильдураз авылында урнашкан Республика балалар санаториясендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. 03.05.2018

-
30 нчы апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары, хезмәткәрләре зур өмәгә чыктылар. Мәктәп тирәсен чуп - чардан арындырдылар. Уку йортыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып китте! 30.04.2018

-
Мәктәптә волонтерлык эше киң таралган. Волонтерларыбыз авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл янын кышын кардан чистартсалар, 9 нчы май бәйрәме алдыннан аны чуп - чардан арындырдылар. 30.04.2018

-
26 апрель - бөек Тукаебыз туган көн. Атналык кысаларында мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйге җырлар, шигырьләр, укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Гран-прига Минкашева И. лаек дип табылды. 1 урында Камалова З, 2 урынны Бикчәнтәев Д. һәм Галиуллина Г. бүлештеләр, 3 урында Әюпов А., Садыйкова Г., Хәйретдинова А. иде. 26.04.2018






