муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Бүгенге гомуммәктәп линейкасы тулысынча укучылар арасында язгы су басулар вакытында башкарылачак кисәтү эшләре белән таныштыруга багышланды. Язгы чорда су өслекләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклелеге кат – кат искәртелде. Беренче ярдәм күрсәтү буенча да киңәшләр бирелде. Сыйныфларда махсус сыйныф сәгатьләре планлаштырылды, мәктәп буенча приказ һәм инструктажлар барлау журналы булдырылды. Кисәтү чаралары ай дәвамында барачак. 06.03.2017

-
Буа шәһәре Шөгыль үзәге оештырган Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелгән кинолентаны карарга мәдәни сәяхәт оештырылды уку йортында. Татарча кино карарга барлык теләүче әти – әни, югары сыйныф укучылары, укытучылар килде. Каралган әсәр буенча сыйныфларда фикер алышу оештырылды. Тормыш сынауларын бирешмичә узарга үрнәк булды бу кинотасма геройлары. Укучыларны оештыруда аеруча актив Гарипова С.И, Фәхретдинова И.М, Шәрәфетдинова Л.Г, Гыйзәтуллина Г.Р. булдылар. 06.03.2017

-
Мәгариф Министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә атна дәвамында “Заповедный урок” (“ Тыюлыклар һәм саклангыч зоналар турында дәрес” оештырылды . Дәреснең кереш өлеше гомуммәктәп линейкасында башланып сыйныфларда дәвам итте. Аеруча саклау һәм яклауга мохтаҗ үсемлекләр, хайваннар турында сүз алып барылды.Туган як, туган авыл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү бурычлары да яктыртылды. 06.03.2017

-
Туган телләр фестивалендә Шиһапова Эльза мәктәп данын яклады. Ул татар биюе башкарды. Укучыбызга алда да зур уңышлар телибез 04.03.2017

-
“Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның фәнни-педагогик мирасы” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз бик уңышлы катнаштылар. Зөлфия - 1 урын (укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г.), Эльвира – 3 урын (укытучысы Исланова Г.Г.), Зилә –сертификат белән бүләкләнде (укытучы – Галиуллина З.Ф.). Афәрин! 03.03.2017

-
Йөзү буенча дәресләр даими рәвештә 2 сыйныфта дәвам итә. Укучылар һәр атнаның дүртенче уку көнендә бассейнда йөзү буенча күнекмәләр алалар. Соңгы ата – аналар җыелышы карары нигезендә бүген 2 сыйныф белән берлектә 3 сыйныф укучылары да йөзү дәресенә “Дельфинга” бардылар. Бару –кайтуны оештыруда ата- аналар үзләре ярдәм иттеләр. Укытучы Фәхретдинова И.М. мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр диеп ышандыра! 02.03.2017

-
Чын – чынлап “ сугышчан ” парад булды бүген башлангычларда ! 2,3 сыйныфлар бер взвод; 1,4 сыйныфлар икенче взвод булып берләштеләр. Санаторийда булу сәбәпле башлангычларның парады менә бүген булды да инде! Ярыш укучыларны бәйрәм белән котлаудан башланып чараны уздыру тәртибе белән таныштыруга тоташты. Беренче булып 2,3 сыйныфлар смотрны ачты ( Командир: К.Раян); икенче булып 1,4 сыйныфлар чыгыш ясады (Командир: Х.Риназ).Һәр сыйныфта ярышка бик тырышып әзерләнгән, тышкы кыяфәт тә бик матур – чын бәйрәмчә! Укучылар да солдатларча марш белән зал буенча бик оста үттеләр! Чараны оештыруга зур осталык куйган сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. Рәхмәт белдерелде. Хәзерге вакытта нәтиҗәләр барлана, гомуммәктәп линейкасында йомгак ясалып – җиңүчеләр бүләкләнәчәк! 02.03.2017

-
С 13 по 22 февраля 2017 года прошел муниципальный этап Республиканского конкурса рисунков « На страже Отечества». На конкурс были представлены работы учащихся МБОУ « Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Алькеевская ООШ Буинского муниципального района РТ» , МБОУ «Чувашско – Кищаковская СОШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Нижне – Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ», МБОУ «Раковская ООШ Буинского муниципального района РТ» и МБОУ «СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов г. Буинска РТ», всего 36 работ. По итогам конкурса рисунков « На страже Отечества » работа ученицы 1 класса Шарафутдиновой Алины отмечена Свидетельством участника (Учитель: Гизатуллина Г.Р.) . Для первоклассницы это неплохой результат! 02.03.2017

-
Укучыларның кышкы Спартакиадасы кысасында бүген мәктәпнең җыелма командасы чаңгы ярышларында катнашты. Әлфис, Энҗе, Эльза, Булат бик тырышып ярышта мәктәп данын якладылар. Укытучылары Хәйретдинов Р.Р. үзенең укучыларыннан бик канәгать.Бергәләп нәтиҗәләр көтәбез! 28.02.2017

-
25 нче февраль көнне мәктәптә традицион “Ачык ишекләр көне” уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залда чәчәкләргә күмелеп башлангыч сыйныф укучылары җыелган . Көчле алкышлар астында яңа уку елында беренче сыйныфка киләчәк укучылар һәм аларның әти – әниләре түргә чакырылды. Тантаналы өлештә мәктәп директоры кунакларны уку йортының эшчәнлеге белән кыскача таныштырды. Шуннан соң әти – әниләр һәм нәни кунаклар өчен бәйрәм концерты башланды. Башлангыч сыйныф укучылары аларга дәртле биюләр һәм матур җырлар бүләк иттеләр. Күңел ачу өлеше мәктәпнең төрле методик берләшмәләренең махсус иҗади чыгышлары белән аралаштырылып алып барылды. Нәни кунаклар кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнаштылар. Алар белән очрашуга “Миләшкәй” балалар бакчасыннан тәрбияче апалары да килгән иде. Тантаналы өлештән соң беренчегә киләчәк укучыларыбыз ашханәдә тәмле коймак белән сыйланырга да өлгерделәр. Соңыннан әти –әниләр өчен беренче ата- аналар җыелышы да уздырылы : кирәкле нигезләмәләр, мәктәпнең эш тәртибе белән таныштыру гариза язу белән тәмамланды. 2017-18 нче уку елының беренче сыйныфы Белем көненә әзер! Без аларны колач җәеп көтеп калабыз! 27.02.2017






