муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә мәктәбебездә эшләп, укытып, тәрбияләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Профсоюз оешмасы һәм мәктәп администрациясе, укучылардан алар бу көнне котлаулар кабул иттеләр. 02.10.2014

-
Мәктәптә хокук бозуларны кисәтү буенча күпкырлы эш алып барыла.Узган якшәмбе көнне уку йортының футбол буенча җыелма командасы “Участок инспекторы - тренер” дип аталган район спорт ярышларында катнашып мактаулы 2- урынга лаек булды. Без укучыларыбызны чын күңелдән бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә мондый биеклекләр безнең кулда булыр дип ышанабыз! 29.09.2014

-
22 сентябрь көнне Бөтенрусия фән олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән график буенча олимпиадалар инде үткәрелә дә башлады. Укучыларга төпле белем һәм уңышлар телибез! 27.09.2014

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Укучылар "Көн саен яхшылык кыл" девизиы астында өлкәннәргә ярдәм оештырдылар. 27.09.2014

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр төгәлләнеп килә: уңыш җыеп алынды,җирләр эшкәртелде. Кыш буе тукланырга азык запасы тупланды. 19.09.2014

-
16 сентябрь- Бөтендөнья ОЗОН КАТЛАМЫН САКЛАУ көне. Шул уңайдан география укытучылары Гарипов Р.Р. һәм Сиразиев Р.Б. укучыларга Чисталык дәресләре күрсәттеләр. Озон катламының бүгенге халәте һәм аны саклау буенча чаралар турында сөйләштеләр. 16.09.2014

-
15 сентябрь - Татарстан варислары туган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан дружина сборы булып үтте. 15.09.2014

-
13 сентябрь көнне мәктәптә СПОРТ бәйрәме оештырылды. Укучылар көзге кросста катнаштылар. 13.09.2014

-
Белем бәйрәме мәктәптә гөрләп үтте: 1 сыйныфка 10 укучы килде. "Кадыров Ф.Ф," ис. крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Фәһим улы, фермер Кадыров Фәнис Фәһим улы 1 сыйныфка килүче укучыларга зур бүләкләр тапшырдылар. Буа электр челтәрләре оешмасы мәктәпкә җиһазлар алу өчен 50 000 сумлык сертификат бүләк иттеләр. 01.09.2014

-
Мәктәпнең ветеран укытучысы Баһаветдинова Д.М. математика елы уңаеннан укучыларның бу фәннән эш һәм контроль эш дәфтәрләре белән танышты. Иң-иңнәрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте. 30.06.2014






