муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне. Бу датага багышланган тантаналы линейкада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. герой-шагыйрь тормыш юлының кайбер кызыклы яклары белән таныштырды. Үткәрелгән викторинага йомгакны Галиуллина З.Ф., ә китапханәче Исланова Г.Г. китапларына күзәтү ясады. 8 сыйныф укучысы Гарипов Р.Р. шагыйрьнең “Серле йомгак” шигырен сәнгатьле итеп укып, чыгышларны йомгаклады. 15.02.2014

-
Әфганчы – интернационалистлар катнашында “Әфганстан – йөрәк ярам” исеме астында узган очрашу кичәсен татар теле һәм тарих укытучылары, китапханәче белән (Исланова Г.Г., Галиуллина З.Ф., Шәрәфетдинова Л.Г.) берлектә оештырдылар. Очрашуга килгән Хәсәнов Вилдан Мөнир улы үзенең сугышта кичергәннәре белән уртаклашты. Мәктәп күләмендә үткәрелгән әлеге чара укучылар күңелендә патриотизм тәрбияли, Ватанны саклаучыларга карата ихтирам хисе уята. 14.02.2014

-
Хәрби- патриотик тәрбия айлыгы кысасында I нче һәм II нче сыйныф укучылары өчен “Абыем Ватанны саклады” дип аталган очрашу үткәрелде. Очрашуга I сыйныф укучысы Ахмерова Рамиләнең абыйсы Радик чакырылды.Армия сафларыннан яңа гына кайткан солдат абый укучылар өчен эчтәлекле чыгыш ясады, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Ә сораулар бик күп булды. II сыйныф укучылары музыкаль күчтәнәч ясадылар, Радик абыйларына үзләре ясаган картинаны бүләк иттеләр.Малайларда солдат булу теләге уянды. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Ахметшина Л.С.үткәрде. 11.02.2014

-
Хәрби-спорт айлыгы кысаларында 5-9 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышта 7 сыйныф командасы 1 нче, 8 сыйныф командасы 2 нче, 9 сыйныф командасы 3 нче урыннарны яуладылар. 11.02.2014

-
7 февраль көнне мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Гафиятуллина Сылу Казан шәһәрендә Гадәттән тыш Хәлләр Министрлыгында уздырылган “Боз өстендә сак булам” дип аталган республикакүләм рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ул конкурста җиңүе уңаеннан электрон китап, гаилә белән аквапарк “Ривьера”га ел дәвамында бушлай йөрү юлламасы алды.Тәм-томнар белән сыйланып, Казанка елгасында кышкы “катер”га рәхәтләнеп утырып сәяхәт кылды.Ул бу җиңүне үзенең укытучысы Гыйзәтуллина Гүзәл Равил кызы белән яулады. 10.02.2014

-
5-9 нчы сыйныфларда Исланова Г.Г. һәм Галиуллина З.Ф. тарафыннан Ленинград блокадасының 70 еллыгына багышлап “Ленинград блокадасы” дигән интеграллаштырылган дәрес үткәрелде. Укучыларга китапханәче Исланова Г.Г. тарафыннан кызыклы мәгълүматлар, “Ленинград блокадасында безнең якташлар” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Дәресләрдә мәктәп администрациясе дә катнашты. 06.02.2014

-
3 нче февраль көнне мәктәптә СТУДЕНТЛАР белән очрашу кичәсе булды. 04.02.2014

-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында укучылар һәм укытучылар командалары арасында волейбол ярышлары булып үтте. Уен укучылар файдасына тәмамланды. 04.02.2014

-
3 февраль көнне 17.00 сәг. ОЧРАШУ кичәсе була. 31.01.2014

-
24 январь көнне 18.00 сәгатьтә ата-аналар җыелышы үткәрелде. 25.01.2014

Көн тәртибе:
1. "Хезмәт тәрбиясе нигезләре" . Докладчы Шәрәфетдинова Л.Г.
2. Уку елының 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре. Бикчәнтәева А.Р.
3. "Мәктәптә әхлак һәм хокук тәрбиясе буенча эшчәнлек". Гыйзәтуллина Г.Р.
4. " Мәктәп алдына куелган бурычлар". Гарипов Р.Р.





