муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тиздән, бик тиздән 9 сыйныф укучыларыбыз өчен "Соңгы кыңгырау " яңгыраячак. Укучыларыбыз инде бу моңсу чарага әзерлек эшләре алып баралар. Бүген мәктәптә көн дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары истәлеккә фотога төштеләр. Кыңгыраулы мәктәп еллары онытылмасын иде! 15.05.2019

-
Сегодня в школе прошёл очередной Урок Цифры. Активными участниками Урока стали учащиеся 6, 8 классов. (Учитель: Фомина О.В; куратор Урока : Гизатуллина Г.Р.) 15.05.2019

-
В школе стартовала акция "День здорового образа жизни".В рамках акции планируется проведение общешкольного праздника -" Здравствуй, детский сабантуй!". Цель мероприятия: пропаганда ЗОЖ, профилактика вредных привычек 14.05.2019

-
С учащимися 6 – 8 классов организовано социально-психологическое тестирование безопасности образовательной среды. Обучающиеся прошли инструктаж, получили ключи, успешно приступили к его прохождению. Первыми прохождение тестирования завершили ученики 6 класса. Ответственными за тестирование назначены классные руководители, общее руководство возложено на ЗДВР Гизатуллину Г.Р. 13.05.2019

-
Бүген районда ЮИД отрядларының “Имин тәгәрмәч-2019” бәйгесе булды. Безнең команда составында 5 сыйныф укучылары Каюмова Алинә, Кадыров Раян, Серебрякова Айшә, Җамалетдинов Илдарлар катнаштылар. Укучыларыбыз ярышка җентекләп әзерләнделәр. Алар визитка өлешендә уңышлы чыгыш ясадылар; Айшә белән Раян аерым ярыш төрләрендә аеруча нәтиҗәле катнаштылар. Икесенең дә призлы урыннар! Нәтиҗәдә, отряд егерме ике команда арасында мактаулы 3 нче урынга ия булды!Уку йорты махсус приз – спорт велосипеды, ЮИД формасы белән бүләкләнде. Ә укучылар һәрберсе кыйммәтле бүләккә ия булдылар! Без отрядны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз! (Отряд җитәкчесе : Сираҗиев Р.Б, куратор: Гыйзәтуллина Г.Р.) 13.05.2019

-
С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на отдых и оздоровление несовершеннолетних и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам организации летнего отдыха детей 13 мая 2019 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. Горячая линия.docx 13.05.2019

-
Мәктәпнең җыелма спорт командасы 9 май көнне районда уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты. Команда составына иң җитез йөгерүче кызларыбыз - Вәлиева Инзилә, Ахмерова Рамилә, Вәлиева Алсу, Галиуллина Гөлназ, Шигапова Эльза; егетләребез- Хәйруллин Риназ, Хәйруллин Илмаз, Шәйдуллин Раят, Гадеев Булат, Чукмаев Салаватлар сайлап алындылар. Спорт бәйгесе Бөек Җиңүнең 74 - еллыгына багышлап үткәрелде. Укучыларыбыз мәктәп данын бик тырышып якладылар! Уку йорты администрациясе бу ярышта катнашкан барлык спортсмен кыз һәм егетләребезнең әти-әниләренә үзенең Рәхмәтен җиткерә, укытучы Хәйретдинов Р.Р. ның нәтиҗәле эшен билгеләп үтә. 10.05.2019

-
10 нчы май көнне мәктәптә язгы кросс - эстафета ярышлары булып узды. 5-7 сыйныфлар арасында бәйгедә 1 урынны- 6 сыйныф, 2 урынны- 5 сыйныф, 3 урынны- 7 сыйныфлар яулады. 8-9 сыйныфлар арасында беренчелекне 9 сыйныф бирмәде. Эстафетада Инзилә, Айшә, Илнур, Илдар, К.Булат, Риназ, Рамилә, Сылу, Азат, Илсаф, Илвина, Чулпан, Х.Илнур, Алсу, Диас, Гөлназ, Булат, Салаватлар сыйныфлар данын якладылар. 10.05.2019

-
Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган илкүләм вакыйга – “Үлемсез полк” акциясе узды. Иртәнге кояш нурлары астында 1-9 сыйныф укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр бердәм стройга басты. Чарада катнашучы һәркем яу кырында ятып калган туганының портретын алып барды. Полк “Мәктәп- Бикмураз авылы – Мәктәп” һәм “Мәктәп –Түбән Наратбаш авылы – Мәктәп “ маршруты буенча үзенең юлын дәвам итте. Мәктәп администрациясе патриотик акцияне аеруча оешкан төстә уздыруга нәтиҗәле өлеш керткән һәр сыйныф җитәкчесенә, педагогик коллективка, укучыларга, әти-әтиләргә зур Рәхмәтен белдерә! 09.05.2019

-
8 май көне уку йорты өчен вакыйгаларга бай булды. Шуларның иң җаваплылысы, дулкынландыргычы – Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы Митинг . Төп – төгәл 10 сәгатьтә илебез гимны астында һәйкәл янында искә алу митингы башланды. Тантаналы чараны ачудан соң, бәйрәмдә катнашучыларны килгән кунаклар якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. 5-6 сыйныф укучылары ветераннар өчен матур чыгыш бүләк иттеләр. 7-8 сыйныф алдынгылары Һәйкәлгә венок куюда катнаштылар. Ә инде иң җаваплы Почётлы караулда - 9 сыйныф егет һәм кызлары: Булат, Салават, Раил, Альберт, Фаил, Гөлназ, Эльза бастылар. Алар белән бу караулга Раят, Илмаз, Алсулар да өстәлде. Башлангыч сыйныф укучылары барлык кунакларны аллы- гөлле чәчәкләргә күмделәр.Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк иттеләр. Патриотик чара гөрләтеп “Җиңү көне” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды. 09.05.2019






