Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Буинск, ул. Комсомольская, д.7 |
| Телефон: | +7(843)-743-26-48 |
| E-Mail: | sch1_bua@mail.ru, S1.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов" г.Буинска РТ |
| Руководитель: | Калимуллин Рамиль Равилович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 706 учащиxся |
| У нас учат: | 45 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 27.04.2017

24 нче апрельдән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты башланып китте. Бу көнне “Шәҗәрәләр нәсел агачы” күргәзмәсе оештырылды. Укучылар гаиләләренең нәсел агачын төзеделәр.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы. 27.04.2017

“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында мәктәпнең кадет сыйныфы укучылары һәм укытучылары сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр өләшеп йөрделәр.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 27.04.2017

27 нче апрельдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында тәнәфестә “Шүрәле бездә кунакта” дигән темага уен һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәймәрдәнова Энҗенең шәхси рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучының туган ягыбыз табигатенә багышланган рәсемнәре урын алды.
-
ТИН фәненнән Бөтенроссия ачык дәресе 27.04.2017

27 нче апрельдә мәктәптә ТИН фәненнән Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде. Дәрестә МЧС хезмәткәрләре дә катнашты. Алар укучыларга кешегә бәлагә тарганда ничек булышырга һәм кеше тормышын ничек саклап калырга кирәк икәнлеген күрсәттеләр, сөйләделәр.
-
И туган тел, и матур тел! 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әдәби- музыкаль кичә һәм “Күңелле тәнәфес” үткәрелде. Тәнәфестә баларга ирекле микрофон тәкъдим ителде. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, ә 8 нче сыйныф укучысы Вәлиуллин Р. Оста итеп “Бәйрәм бүген” җырын башкарды.
-
Бердәм методик көн. 26.04.2017

26 нчы апрельдә Бердәм методик көн кысаларында ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәрелде. Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында дәрес бирүче укытучыларның үзанализлары тыңланылды, хезмәттәшләре анализ ясадылар. Түгәрәк өстәлнең икенче бүлегендә “Укытучының һөнәри компетентлыгы” темасына эшлекле уен үткәрелде.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә полиция хезмәткәрләре булдылар. Алар 9-11 нче сыйныф укучыларына аларның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә нарколог- психиатр Краснова Л.И. һәм Фомина А.Н. булдылар. Алар составында наркотик матдәләр булган әйберләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Тел күрке - сүз. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Тел күрке- сүз” темасына викторина үткәрелде. Укучылар үзләренең халык авыз иҗаты әсәрләрен оста белүләрен күрсәттеләр.
-
Бөтенсоюз тикшерү эшләре. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә Бөтенсоюз тикшерү эшләрен эшләү дәвам итте. Бу көнне 4 нче сыйныф укучылары математика, 5 нче сыйныф укучылары тарих, ә 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән тикшерү эшләре башкардылар.





