Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беркет-Ключевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423106, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Беркет Ключ, ул. Ленина, д.76а |
| Телефон: | +7(927)-472-28-55;+7(843)-962-64-81 |
| E-Mail: | berketkl@bk.ru; berket-klyuch.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беркет-Ключевская СОШ" |
| Руководитель: | Гинванов Габдрашит Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1964 |
| У нас учатся: | 62 ученика |
| У нас учат: | 20 учителей |
Новости школы
"Без- Тукай оныклары"
Опубликовано: 14.04.2016Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Татар тарихында XX гасыр Тукай гасыры булды, чөнки бөек шагыйрьдән дә мәшһүррәк шәхес юк иде. Инде XXI гасырда да аның милләтебезгә йогынтысы бәяләп бетергесез. Тукай әсәрләре белән телебез ачылган, әкиятләр аңларлык вакыттан алып күңелебезгә кергән. Тукайның «Туган тел» җыры милләт гимнына әверелде! «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» юллары безне дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтте.
Бүген мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган “Без- Тукай оныклары” дип аталган әдәби дәрес уздырылды. Дәресне башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәчебез Шагитова Әлфинур Гыйлметдин кызы уздырды. Дәрес кызыклы презентация, башваткыч һәм иҗади биремнәрне үз эченә алган иде. Дәрес бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Оештыручыга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
К списку новостей
















