Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беркет-Ключевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423106, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Беркет Ключ, ул. Ленина, д.76а |
| Телефон: | +7(927)-472-28-55;+7(843)-962-64-81 |
| E-Mail: | berketkl@bk.ru; berket-klyuch.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беркет-Ключевская СОШ" |
| Руководитель: | Гинванов Габдрашит Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1964 |
| У нас учатся: | 62 ученика |
| У нас учат: | 20 учителей |
Новости школы
Күңелле очрашу
Опубликовано: 19.03.201419 март көнне Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә" Шигырь язам хис йомгагын сүтеп.." исеме астында җирле төбәк язучысы шагыйрә Рәмзия Габделхакованың иҗатын укыту- тәрбия процессында куллануга багышланган зонакүләм семинары узды. Әлеге чарада Бәркәтә урта мәктәбеннән өч укытучы катнашты: башлангыч сыйныф укытучылары Миргалимова Флера, Гыйләҗева Әлфирә һәм татар теле укытучысы Бикбова Венера Минсалих кызы. Якташыбыз шагыйрә Рәмзия Гайсә кызы Габделхаковага 55 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт һәм Чирмешән районы укытучылары катнашты. Семинар ике өлештә үткәрелде. Беренче өлештә Сингапур элементлары кулланып үткәрелгән татар теле дәресе һәм шагыйрә белән очрашу кичәсе үткәрелде. Икенче өлешендә семинарда катнашучылар чыгышлары тыңланылды. Монда сыйныфтан тыш чараларда төбәк язучылары иҗаты белән танышу эшчәнлеге, укыту- тәрбия процессында мәгълумәти, коммуникатив белем чыганакларына таянып, Рәмзия Габделхакованың иҗатын файдалану дигән темалар ачылды. Безнең мәктәп укытучысы Венера Минсалиховна "Рәмзия Габделхакова әсәрләрендә рухи байлылык" темасын ачты.
К списку новостей
















