Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беркет-Ключевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423106, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Беркет Ключ, ул. Ленина, д.76а |
| Телефон: | +7(927)-472-28-55;+7(843)-962-64-81 |
| E-Mail: | berketkl@bk.ru; berket-klyuch.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беркет-Ключевская СОШ" |
| Руководитель: | Гинванов Габдрашит Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1964 |
| У нас учатся: | 62 ученика |
| У нас учат: | 20 учителей |
Новости школы
Бәйрәмдә катнаштылар
Опубликовано: 06.10.2014Бүген Казан "Баскет-хол"ында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсә. "Әгәр дә без балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәкләре, югары уку йортлары системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә моны эшлибез), Татарстан Республикасы илдә иң көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барылуын ассызыклады: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. "Әмма иң мөһиме - укытучы. Укытучыларны әзерләү - бөтен бер система һәм без Татарстанда шундый система булу белән горурлана алабыз", - диде Р.Миңнеханов. МоныТатарстан укытучыларының укытучылары ярдәме белән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яулаган алдынгы урыннар раслый.
Бу чарада Бәркәтә мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Гинванова Ландыш Минсагитовна һәм ветеран укытучы Миргалимова Луиза Рәшит кызы катнашты.
К списку новостей
















