Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беркет-Ключевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423106, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Беркет Ключ, ул. Ленина, д.76а |
| Телефон: | +7(927)-472-28-55;+7(843)-962-64-81 |
| E-Mail: | berketkl@bk.ru; berket-klyuch.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беркет-Ключевская СОШ" |
| Руководитель: | Гинванов Габдрашит Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1964 |
| У нас учатся: | 62 ученика |
| У нас учат: | 20 учителей |
Новости школы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад
Опубликовано: 09.05.2015Елдагы традицияне дәвам итеп Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да Чирмешәндә зур күләмле парад оештырылды. Ярыйсы гына суык һәм яңгыр явып торуына карамастан тамашачылар искиткеч күп иде район үзәгендә. Тантаналы митинг барышында мөхтәрәм ветераннарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук башка рәсми вәкилләр дә үзләренең җылы сүзләрен һәм тәбрикләүләрен җиткерделәр. Солдатлар маршы белән ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре каршыннан райондагы төрле оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тигез сафларга тезелеп үттеләр. Газ-21 "Авторетро" клубы автомобильләре һәм мотоцикллары да халыкта зур кызыксыну уятты. Ә ахырдан теләүчеләргә бәйрәм концерты карарга, кыр кухнясында солдат боткасыннан авыз итәргә, истәлекле урыннарда фотосессия оештырырга да мөмкинлек булды.
К списку новостей
















