Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Беркет-Ключевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423106, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Беркет Ключ, ул. Ленина, д.76а |
| Телефон: | +7(927)-472-28-55;+7(843)-962-64-81 |
| E-Mail: | berketkl@bk.ru; berket-klyuch.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Беркет-Ключевская СОШ" |
| Руководитель: | Гинванов Габдрашит Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1964 |
| У нас учатся: | 62 ученика |
| У нас учат: | 20 учителей |
Новости школы
Өлкәннәр көне
Опубликовано: 01.10.2015Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Өлкәннәр көне уңаеннан безнең мәктәп укучылары бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Аларны әзерләүче Розалия Габбас кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
К списку новостей
















