• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Черемшанский детский сад "Сказка" с.Черемшан Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с.Черемшан, ул.Садовая, д.76
Телефон: +7(84396)2-11-93
E-Mail: ahmet.zul@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Черемшанский детский сад "Сказка"
Руководитель: Ахметзянова Зульфия Шакировна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 58
У нас учат: 8

Новости детского сада "Сказка"

Тукай – безнең күңелләрдә!

Опубликовано: 26.04.2022

“Әкият” балалар бакчасында ай дәвамында бөек шагыйребез, язучыбыз Габдулла Тукайга багышланган “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән тематик айлык булып узды. Ай дәвамында тәрбиячеләр һәм педагоглар балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Татар теле тәрбиячесе Сөләйманова А.Р. балалар белән Г.Тукай турында күчмә-папкалар, дидактик уеннар ясадылар, аларны рәхәтләнеп белем бирү эшчәнлекләрендә кулландылар. Музыка җитәкчесе Кәримова И.И. музыка дәресендә балалар белән Габдулла Тукайның “И туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле” җырларын өйрәнделәр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр төркемнәрдә, әти-әниләр белән берлектә Тукайның әкиятләре буенча рәсемнәр, кул эшләнмәләре конкурсы үткәреп, күргәзмә оештырдылар. Ай дәвамында балалар язучыбызның шигырьләрен ятладылар, әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнадылар. Ә инде 26 апрель көнне, балалар бакчасында Габдулла Тукайның 136 ел тулуга багышланган кичә оештырылды. Кичә дәвамында бәйрәмгә нәниләребезнең яраткан геройлары –  Шүрәле белән Су анасы да килделәр, алар балалар белән “Ачык авыз”, “Су анасы”, “Йөзек салыш” кебек уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеп күңел ачтылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр, һәрберсе үзенең ролен бик оста башкарды. Бәйрәмебез бик ямьле, кызыклы һәм үзенчәлекле узды.



Фоторепортаж:
2022 Тукай

К списку новостей