• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24
Телефон: +7(843)-962-52-70
E-Mail: gulfia68@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок"
Руководитель: Ибятова Гульфия Марсовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 63
У нас учат: 9

Новости детского сада №3 "Родничок"

Туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2017

21 нче февраль- һәр кеше өчен бәйрәм көн. Чөнки бу көн 2000 нче елдан бирле, “Халыкара туган тел көне” итеп билгеләп үтелә. Туган тел – ул һәркемнең тугач та үзләштерелә башлаган, үз милләте аралаша торган олы хәзинәсе ул! Туган тел һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Без- тәрбиячеләрнең төп бурычы – балаларны үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтергә тиешбез.

    Бу уңайдан безнең балалар бакчасында “Туган тел атналыгы” гөрләп узды. Атналык кызыклы һәм бик эчтәлекле үтте. Балалар белән бик күп чаралар үткәрелде: туган телебез турында әңгәмәләр уздырылды, халкыбызның көнкүреше турында белемнәре ныгытылды, шигырьләр, җырлар, милли уеннар, матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләре өйрәнелде, сәхнәләштерүләр оештырылды, милләтебез, туган телебез белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләнде.

   “Туган тел атналыгы”н йомгаклап, “Туган телем” дип аталган күңел ачу кичәсе узды. Аны  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән татар теле тәрбиячесе Эльмира Мансуровна әзерләде. Кичәнең максаты милләтебезне, туган телебезне зурлау, ярату, аңа соклану, аның белән белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, милли уеннар уйнадылар, кунак әбиебезнең милли ядкарьләре турында сөйләмен тыңладылар.

   Киләчәктә дә балаларга туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрен, серләрен ача, телебезнең аһәңлеген аңлата, аның моңлы, чыңлы авазларын ишеттерә алсак иде!

 

 

 



К списку новостей