Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Новости детского сада №3 "Родничок"
“Тукай - безнең белән”
Опубликовано: 26.04.2017Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Быел, безнең “Чишмәкәй” балалар бакчасында да, сабыйларда Габдулла Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. 18 апрельдән-26 апрельгә кадәр балалар бакчасында Габдулла Тукай атналыгы узды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә “Тукай геройлары ” дигән темага рәсемнәр һәм кул эшләре ясадылар. Йомгаклау чарасы буларак, “Тукай - безнең белән” дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде. “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләре буенча тәрбиячеләр белән бергә сәхнәләштерелде. Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
К списку новостей











