Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 26 |
Новости
Саҗидә Сөләйманова исемендәгә премиянең яңа лауреатлары
Опубликовано: 19.10.2016
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең яңа лауреатлары билгеле булды
25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.
Быел лауреат исеменә:
«Ак бүре» шигъри җыентыгы өчен Әлфия Хаҗиәхмәтова,
«Певчий кот» балалар шигырьләре җыентыгы өчен Борис Вайнер,
«Ерактагы йолдызым» шигъри җыентыгы өчен Халисә Кузьмина (иҗади тәхәллүсе - Халисә Ширмән) лаек булган.
Кызыксындыру премияләре «Слепая любовь» хикәяләр җыентыгы өчен Гөлфия Исхаковага, «Агымсу» шигъри җыентыгы өчен Рәвхат Имамиевка, «Хәят күгем» шигъри җыентыгы өчен Лениза Вәлиевага бирелә.
Искәртеп узабыз: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды.
1980 елда арабыздан киткән Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Хәсән Туфан аны "Татар Ахматовасы" дип атаган иде. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Казан, Әлмәт шәһәрләре, Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле районнары үзәкләрендәге урамнарга Саҗидә Сөләйманова исеме бирелгән. 2006 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Со звездами наедине" ("Йолдызлар белән икәүдән икәү") дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Исән булса, быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.
К списку новостей













