Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 26 |
Новости
2017-2019 еллар: Мәгариф бюджеты.Хезмәт хаклары
Опубликовано: 21.10.2016
Быелгы бюджетта мәгарифкә 45,6 млрд сум бүленгән булган
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан мәктәпләренә дәреслекләр сатып алу өчен 2017 ел бюджет проектында 310 млн сум акча каралган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган Парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Гомумән алганда, киләсе елга республиканың мәгариф өлкәсенә, 2017 ел бюджет планында каралганча, 50 млрд 141 млн сум бүленәчәк. 2018 елда бу күрсәткеч 54 млрд 10 млн, 2019 елда 54 млрд 572 млн сум булыр дип фараз кылына.
Әлеге акчалар Татарстанда дистәдән артык дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен тотылачак. Мисал өчен, "Алгарыш" программасы өчен бюджеттан 100 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә.
Агымдагы елда мәгариф өлкәсенә 45,6 млрд сум акча бүленгән булган.
Быелгы уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, 2019 елга хезмәт хакы 5 мең сумга күбрәк булыр дип фаразлана.
Якындагы 3 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы нинди булачак
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2017 елда Татарстанда бер кешегә булган уртача керем 34 774 сум булыр дип көтелә. 2018 елда бу күрсәткеч 36617 сум, 2019 елда 38484 сум булыр дип фаразлана.
Әлеге мәгълүматлар 2017-2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында күрсәтелгән.
Уртача хезмәт хакы алдагы өч елда түбәндәгечә булыр дип планлаштырыла:
2017 елда - 32160 сум,
2018 елда - 33814 сум,
2019 елда - 35471 сум.
Яшәү минимумы түбәндәгечә булыр дип планлаштырыла:
2017 елда - 8495 сум,
2018 елда - 8962 сум,
2019 елда - 9420 сум.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында узган Парламент тыңлауларында республиканың икътисад министры Артем Здунов билгеләп үткәнчә, узган ел уртача хезмәт хакы 29147 сум булган. Быел исә татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 30659 сум дип билгеләнә.
К списку новостей













