• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46
Телефон: +7(843)-962-27-82
E-Mail: Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 153
У нас учат: 26

Новости

"Дулкыннар" бәйгесе

Опубликовано: 25.10.2016

"Дулкыннар" бәйгесе быел Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлана
Мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү йортлары укучылары Разил Вәлиевнең шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, рәсемнәр ясап, милли үзаңны үстерәчәк.

  Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан мәктәп һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы укучылар арасында оештырылучы “Дулкыннар” бәйгесе ел саен татар халкының күренекле шәхесләре иҗатына мөрәҗәгать итә.
   Моңа кадәр аның программасында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан, Клара Булатова иҗаты чагылыш тапкан иде. Чираттагы яңа бәйге Ватанга мәхәббәтне, балаларда һәм яшьләрдә милли үзаңны 2017 елда 70 яшен тутырачак Разил Вәлиев иҗаты һәм тормышы үрнәгендә тәрбияләү максатын тота. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә яшь талантлар катнаша ала.
    Традиция буенча, бәйге дүрт этаптан торачак – 2016 елның октябрь–ноябрь айларында мәктәпләрдә сайлап алу турлары узачак, ноябрь-декабрьдә – шундый ук сайлап алу турлары районнар күләмендә оештырылачак. Өченче, республика этабы, киләсе 2017 елның февраль-март айларына билгеләнгән: анда “Вокал”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинацияләрендә призлы урыннар алган балалар катнашачак. Әйтергә кирәк, “Сынлы сәнгать” номинациясендә катнашучыларның саны чикләнми.
   Республика этабында көч сынашу өчен районнардан гаризаларны оештыру комитетында 2017 елның 15 февраленә кадәр кабул итәчәкләр. Разил Вәлиевнең шигырьләре, җырлары яңгыраган “Дулкыннар” бәйгесе март аенда Казанда зур Гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.



К списку новостей