• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46
Телефон: +7(843)-962-27-82
E-Mail: Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 153
У нас учат: 26

Новости

"Казан каймасы" төзелешенә 75 ел

Опубликовано: 25.10.2016

Быел “Казан каймасы” төзелешенә 75 ел тула.


(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина).  Казанны һәм якын-тирә территорияләрне немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан төзелгән “Казан каймасы”на быел 75 ел. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң 3 ай ярымнан соң - 1941 нче елның 13 нче октябрендә төзелә башлаган бу саклану корылмасы республикабыз тарихында иң үзенчәлекле, героик, фаҗигале битләрнең берсе.
Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, казан шәһәренең югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Татарстан тарихында моңарчы тиңе булмаган эш башлана. Окоп казучылар 400-500 кеше бер колоннага берләшә. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.
Окоп казыла торган Олы Тархан, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан халык аеруча күп китерелә. Буа һәм Апастан - 10ар мең, Кайбычтан - 9300, Балтачтан - 3 мең, Чепья, Столбище, Биектау районнарыннан - 2шәр мең, Югары Осланнан- 3800, Норлат (Яшел Үзән районы), Теләче, Азнакай районнарыннан меңләгән кеше катнаша. Эшләүчеләргә көнгә 600 г икмәк, аш пешерерлек бераз он, ярма бирелә. Окопчыларның күбесе рус авылларында сәндерәдә, идәндә, татар авылларында сәке, идәндә йоклый. Урын-җир сыйфатында окопчылар үзләре кигән киемнәрне файдаланыла.
Окопчылар иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымдагы тау буена окоп казырга китәләр. Ерак авыллардан 15-20 км араны ат җигеп киләләр, соңыннан шул атлар белән казылган җирнең туфрагын читкә ташыйлар. Эшләүчеләрнең 70-75% хатын-кыз була.
Фашистлар Мәскәү тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта. 


К списку новостей