• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46
Телефон: +7(843)-962-27-82
E-Mail: Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 153
У нас учат: 26

Новости

Сара Садыйкованың тууына 110 ел

Опубликовано: 01.11.2016

Сара Садыйкованың тууына 110 ел
  1 ноябрь көнне халкыбызныңмоңчишмәсе,  Россиянеңатказанган  сәнгать эшлеклесе,
Татарстанныңхалык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге
лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Гариф кызы  Садыйкованыңтууына 110 ел булды.  
  Татар милли опера театрына нигез салучыларның берсе, аның озак еллар дәвамында солисткасы, 4000 дән артык,  жыр, вальс, романс авторы, татар музыкасында  беренче тапкыр танго стилен кертуче Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.  
    Сараның укыр вакыты житкәч әти-әнисе чорында алдынгы карашлы булган Фатиха Аитова оештырган «Татар кызлар гимназиясе»нә белем алырга илтәләр.  Менә  шул  елларда  ук  инде  Сараның     белемгә ихтыяжы  арта, халкыбызньң борынгы көйләренә мәхәббәте үсә. Еш кына Сара сеңлесе Разия, энесе Хафиз, Салих белән шаярьш, үзенең «артистлыгын курсәтә». Педагогия техникумында уку Сараның иңнәренә яңа канатлар үстереп жибәрә. Уку чорында ул татарньң беренче композиторы Солтан Габәши белэн очраша, уку йорты әзерләгән спектакльләрдә жырлы рольләрдә уйный, Казанда үткәрелгән концертларда катнаша.
 1922 елны Татарстан автономияле республикасы каршындагы Мәгариф Комиссариаты аны  Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга жибәрә. Сара имтиханнарны үтә һәм консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә.
  1925 елда, Татарстан Республикасы төзелүгә 5 ел уңае белән С.Габәши,      Г.Әлмехәммәтов һәм В.Виноградовлар «Сания» операсын иҗат итәләр. Татар театры сәнгате тарихында беренче тапкыр опера спектакле куела.
1933  елныц 4 апрелендәВКГТ (б) ныңТатарстан өлкәкомитеты Татарстанда
аерым музыкаль театр - Опера театры оештыру турында карар чыгара. Ә инде 1934      елның
 январеннан  укулар     башлана,  шул  уңайдан  Наркомпрос  25      кешедән торган бригаданы Мәскәүгә яңадан укырга жибәрә, алар арасында Сара Садыйкова да була.
     1939  елның 17 июне. Качалов исемендәге Казан Дәүләт Зур Драма театрыбинасы. «Качкын» спектакле белән Татар Опера театры ачыла. Беренче тапкырпәрдә ачылып, зур сәнгать юлы башлана. Бер-бер артлы татар опералары,музыкаль комедияләре иҗат ителеп,сәхнәгәкуела.Сектакльләрдә  Сара  Садыйкова  җаваплы  рольләрдә  уйный,           кызыклы  образлар иҗат  итә.
     Сара Садыйкова иң беренче көен Салих Сәйдәшев кушуы буенча яза. Театрның  1931-32 нче елгы сезоны. Кәрим Тинчуринны«Кандыр буе» музыкаль драмасына Фәридә ариясениҗат   итә.   Аннан   соң       Кәшифэ   Тумашева   яңадан   сәхнәләштергән
М.Фәйзинец «Ак калфак» спектакльленә  көйләр иҗат итә. Шулай итеп, Сара
Садыйкова спектакльләргәмузыкалар язып, композиторлык эшенәтирәнрәк
керә   бара,   аның   музыкалары   спектальләрдә   генә   түгел,   зур   эстрада  сәхнәләренә   дә   үтen   керә.     
     1960 нчы еллардан башлап, Сара Садыйкованыңкомпозиторлык иҗаты яңа баскычка   күтәрелде.   Аның   күп      кырлы   композиторлык   иҗатында   киңмөмкинлекләр ачылды.   Җырларын Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары бик теләп үзләренең репертуарларына кертә башладылар. Сара Садыйкова үзе дә еш кына : «Мин җырларымны җырлаган, тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын өчен язам» дип кабатларга ярата.
    «И язмыш, язмыш» жыры -Сибгат Хәким белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң яхшы жырларының   берсе.   Бу   җыр,   бик   күп   жырчыларның      репертуарыннан төшмичә, бик күп еллар яңгырап халык куңелендә яши. Аерата бер моң белән сугарылган «Сусау» жыры туган якка тирән мәхәббәт хисләре белән урелгән. Жыр «Сусау» язмада тыңлана.
  «Жидегән чишмә» жыры Сара Садыйкованың елдан – ел  үсеп барган иҗатын иң югары     баскычка күтәргән  әсәрләренең берсе.  Бу жырның музыкасыборыңгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, шул ук вакытта заманча интонацияләр белән бизәлгән. Бу жыр күңелгә тиз керүчән,йөрәккә ятышлы, ягымлы мелодиягә нигезләнгән, шунлыктан ул чын мәгънәсендә халыкчан.
Сара Садыйкованьңмузыкаль ижаты халыкчанлык белән сугарылган. Аның  ижат чишмәләренең  чыганаклары - халык көе, халык моңы. Халык көен , халык моңын Сара Садыйкова заманча аһәңнәр белән баетып, заманча ритмнар белән үрелдереп, яңа моңнар тапты. Гомүмән аныңижатына бай тематика, жырларына төрле характерлылык хас. Киңсулышлы гәүһәржырлар, маршлар, салмак агышлы лирик жырлар, мәхббәт-дуслык жырлары,куңелле вальслар, бию көйләре h.6. әсәрләр язды.
Энҗе  калфагын киеп, йөзек кашы кебек булып балкып сәхнәгәчыга иде. Шул   кебек әлләнинди моң, әлләнинди    матуркөйләр беләләр шикелле. Чынлап та ул калфакларныңүзенәкүрәсере дәбар икән. «Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңнеәдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын- кыз әдәпсез була алмый» дия торган иде композитор ханым.







К списку новостей