• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46
Телефон: +7(843)-962-27-82
E-Mail: Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 153
У нас учат: 26

Новости

Арча музее Г. Тукайның шәхси әйберләренә тагын бер экспонат өстәлүе турында хәбәр итте

Опубликовано: 13.12.2016

       (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) шәхси әйберләреннән тагын бер экспонат табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Казан арты” Арча тарихи-этнографик музее директоры Ришат Камалов хәбәр итте.
    Аның сүзләренчә, Г.Тукайның чемоданы Әтнә районының Каенсар авылында сакланып калган. “Тукайның апасы Саҗидә Каенсарда яшәгән. Габдулла исә анда хәрби комиссариатка кайта һәм автобиографик әсәрендә дә юл кәрзине белән кайтуын сурәтли. Күзенә ак төшү сәбәпле, аны хәрби хезмәткә алмыйлар. Кире киткәндә, ул чемоданын калдырып китә. Без ул чемоданны тикшереп карадык, кыяфәте буенча шул чорга туры килә. Әдәби чыганаклар да аның Тукайныкы булуына ишарәли”, - диде Ришат Камалов.
       “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, быел Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә узды. Анда шагыйрьнең үзе исән вакытта кулланылган шәхси әйберләре киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелде. Китаплар, хатлар, фотосурәтләрдән тыш, Г.Тукайның барлыгы 7 әйбере сакланып калган, дип белдерде агентлык хәбәрчесенә Г.Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.
        Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы дәүләт әдәби-мемориаль музей-комплексында исә шагыйрьнең китапларыннан кала бер генә дә шәхси әйбере сакланмавы мәгълүм.  



К списку новостей