• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46
Телефон: +7(843)-962-27-82
E-Mail: Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат"
Руководитель: Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 153
У нас учат: 26

Новости

Татар язучысы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевка 70 яшь

Опубликовано: 04.01.2017

Разил Вәлиев (04.01.1947) – татар язучысы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
Разил Исмәгыйль улы Вәлиев Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килә.
Разил Вәлиев «Дулкын», «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек», «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлар авторы. Аның сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. Ул җырларны җырчылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Вәлиев, А.Фәйзрахманов һәм башкалар җырлый.
Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Соңрак «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987) җыентыклары нәшер ителә.
Аның Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә!» исемле повесте Татарстан АССРның М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Разил Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» исемле, роман һәм повестьларны эченә алган җыентыгы дөнья күрә. Ә 2007 елда әлеге җыентыгы өчен һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен Вәлиев Разил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Ул кырыктан артык китап, дүрт пьеса, 200дән артык җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Разил Вәлиев «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. АКШның һәм Англиянең биографик үзәкләре Разил Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлады.


Источник: Сайт газеты "Безнең Чирмешән"

К списку новостей