Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карамышевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Бари Габдрахмановича Габдрахманова» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423119, Республики Татарстан, Черемшанский район, с. Карамышево, ул. Школьная, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-964-22-46 |
| E-Mail: | karamush.school@mail.ru; karamyshevo.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Карамышевская ООШ им.Бари Габдрахманова" |
| Руководитель: | Якупова Гольнур Фатыховна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 29 учеников |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карамышевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Бари Габдрахмановича Габдрахманова» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Сөмбелә бәйрәме" 13.10.2017

Елның сихри фасылында- көз аенда татар халкы “ Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Башлангыч сыйныф укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр.
-
Укытучылар көне 05.10.2017
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым.Синнән алган шушы белемнеБүген үзем укучыма бирәм.Бу соң үзе бәхет түгелме? -
Укытучыңны котла! 04.10.2017

"Укытучыңны котла!" республика акциясенә кушылып, без ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котларга бардык. Хөрмәтле укытучыларыбызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык теләдек.
-
Математикадан диагностик эшләр
28.09.2017
5 сыйныф укучылары математикадан диагностик эшләр эшләделәр.
-
Тынычлык күгәрчене 21.09.2017

Халыкара тынычлык көне уңаеннан Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе үтте. Мәктәп укучылары тарафыннан тематик шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган искә алу чарасы оештырылды. Соңыннан укучылар төрле төстәге шарларга беркетелгән кәгазь ак күгәрченнәрне күккә очырды. Бу күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һаләк булган һәм тылда тир түккән батырларның исемнәре язылган иде. «Тынычлык күгәрчене» акциясе чараларының максаты — җир шарындагы барлык балаларның, ата-аналарның йөзләреннән бәхетле елмаю китмәсен өчен кешеләрне тынычлыкка, югалтуларсыз, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышка өндәү.
-
Мәдәни көндәлек тапшырылды. 19.09.2017

Моннан өч ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге“ дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.
-
Татарстан кроссы - 2017 17.09.2017

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район халкын күмәк рәвештә спорт һәм физкультурага тарту, район җирлегендә спортны популярлаштыру максатыннан чыгып, 17 сентябрь көнне “Татарстан Кроссы-2017” күмәк ярышларын үткәрде. 5 сыйныф укучысы Шамгунова Ләйләне 1000м лы дистанциядә 3нче урынны алуы белән котлыйбыз.
-
Варислар Берлегенең туган көне 15.09.2017

-
Сәламәт булыйк.
15.09.2017
Грипп сезонында вируслы авыруларны кисәтү максатыннан мәктәп укучылары арасында вакцинация үткәрелде. ФАП хезмәткәре укучыларга грипп вирусын кисәтү өчен киңәшләр бирде.
-
Без тынычлык яклы. 03.09.2017

Татарстанда сентябрь аенда экстремизмга каршы айлык үткәрү традициягә әверелде. Быел да бу айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә.










