Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лашманская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, ул. Химиков, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-57;+7(843)-962-92-27 |
| E-Mail: | lashman2007@mail.ru, Lashmanka.school@tatar.ru, ilfat.shaydullin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лашманская СОШ» |
| Руководитель: | Шайдуллин Илфат Нагимуллович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 149 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 02.03.2023Көннәр, айлар бик тиз үтә шул, инде кадерле китаплары белән саубуллашу көне дә килеп җитте. 2 нче март көнне укучылар “Рәхмәт сиңа, Әлифбам” дип исемләнгән кичәгә җыелдылар. Кичәгә алар дулкынланып, бик тырышып әзерләнделәр: шигырьләр ятладылар, җырлар өйрәнделәр, театральләштерелгән күренештә катнашырга булдылар. Кичә беренче укытучыларының котлау сүзләре белән башланып китте. Берничә укучы шигырь әйтүгә, әкияттән кунак -Убырлы карчыкның килеп керүе укучылар өчен көтелмәгәнчә шатлык булды. Балаларның кәефләрен, хәлләрен сорашкач, ул төрле биремнәр биреп аларның белемнәрен, зирәклекләрен сынады. Укучылар да сынатмады. Тагын бер әкият герое - Буратино килүенә дә балалар бик сөенде. Аның логик фикерләүгә корылган мәсәләләрен бәхәсләшә-бәхәсләшә чишүләре кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. Ул да булмады, “дуслары”- “Әлифба” китабы түрдән узды. Ул укучыларга: белемле, дус - тәртипле булыгыз,тырышып укыгыз, дип, үзенең юлламасын бирде. Балалар да аңа өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, бик күп нәрсәгә өйрәтүенә зур хөрмәт белән рәхмәт әйттеләр. Әлифба китабы артыннан алмашка киләчәк “Туган тел” китабы да укучыларны үзе белән таныштырды. Ул балаларны яңа белемнәр иленә, яңа үрләр яуларга чакырды. Кичә ахырында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкардылар. Укучылар рольләрдә катнашкан 5 нче сыйныф укучылары: Залалатдинов Айнур, Сонгатуллин Усман, Тухфатуллин Раяз абыйлары һәм 4 нче сыйныф укучысы Гатина Диләрә апаларына рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
Источник: Администратор
К списку новостей

















