Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Тукай безнең күңелләрдә.
Опубликовано: 22.04.2016Бу көннәрдә татар халкы, хәер, без генә түгел, бөтен Җир шарының шигърият һәм тугры сүз сөюче кешеләре сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Шагыйрь рухы, шагыйрь гаме көн саен үзен ныграк сиздерә бара. Тукай язы якынлаша бит!
Без дә үзебезнең лицейда, шагыйрьнең юбилеена багышлап, “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Сәхнәдә Тукайның шигырьләрен, җырларын татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыраттык. Салахова Алсу “Туган авыл”, Махов Эльмир “Әнием” җырларын моңлы итеп татар телендә башкарсалар, Якунина Регина русча, Сазонова Анастасия инглиз телендә җырладылар. Зыятдинова Наилә Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен, Галимова Инзилә “Милли моңнар”ны сәнгатьле итеп сөйләделәр. Мөхәммәтшина Илүсә башкаруында шагыйрьнең “Иртәнге таң хатирәсе” шигыре дә инглиз телендә матур яңгырады. Алып баручылар Шәйхетдинова Илүсә белән Вафин Илназ да Тукайга багышлап язылган Таһир Шәмсуаровның “Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!” һәм Йолдыз Җамалетдинованың “Боек түгел, бөек” шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп укыдылар. Бәйрәм рухын булдыруда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхетдинова Лилия Ханәфи кызы һәм лицей укытучылары зур тырышлык куйды.
Шагыйрьнең бөеклеге – ул язган шигырьләрнең гасырлар узгач та заманча яңгыравында. Тукай бүген дә безнең күңелләрдә икән, димәк, татар халкы киләчәктә дә яшәячәк, үсәчәк.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















