Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Рус телендә белем бирүче күпмилләтле белем бирү оешмасында татар әдәбиятын укыту тәҗрибәсе
Опубликовано: 09.11.20169 нчы ноябрь көнне Чирмешән лицее базасында Татарстан Республикасы районнарының мәгариф бүлекләре милли мәгариф буенча методистларының Татарстан Республикасы Белем күтәрү институты оештырган стажировка программасы кысаларында республика семинары булып узды. Семинар “Рус телендә белем бирүче күпмилләтле белем бирү оешмасында татар әдәбиятын укыту тәҗрибәсе” дигән темага оештырылды.
Семинарда Татарстан Республикасы Белем күтәрү институты милли мәгариф лабораториясенең өлкән методисты, педагогия фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы җитәкчелегендә республикабызның төрле шәһәр-районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары катнашты.
Семинарга килгән кунакларны татар милли биюе һәм төрле милләт балаларының татар телендә сәламләве белән каршы алдык. Семинарны лицей директоры Могыйзов М.Ә. ачып җибәрде. Аннары директорның милли мәгариф буенча урынбасары Нуртдинова Г.Г. семинарда катнашучыларны лицей белән, лицейдагы уку-укыту, тәрбия, сәнгать өлкәсендәге уңышларыбыз белән таныштырды.
Семинар кысаларында лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Котбиева М.В. 8 а татар сыйныфында “Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе эчтәлеге”, Хамәтвәлиева Ә.С. 9 б сыйныфының рус төркемендә “Фәнис Яруллинның “Хәтерсез күке” әкияте эчтәлеге” дигән темаларга әдәбият дәресләре күрсәттеләр. Дәрес ахырында укытучылар үткәргән дәресләренә үзанализ ясадылар.
Семинар барышында милли мәгариф буенча методистлар әдәбият укыту буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, киңәш- тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Семинар югары дәрәҗәдә оештырылган иде һәм бик эшлекле узды.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















