Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Әбиемнен күңел сандыгы.
Опубликовано: 16.02.2018
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Чирмешән лицееның 2А һәм 3 А сыйныф укучылары (укытучылары Зиннурова Н.С., Гирфанова Г.С.) “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.
“Бер хәзинә калсын үткәннән, ”- дигән матур сүзләр белән бәйрәмне директорның милли мәгариф буенча урынбасары Нуртдинова Г.Г. башлап җибәрде.
Әби булып киенгән 3 А сыйныфы укучысы Гатина Нурия кунакларны үзенең чиккән сөлгеләр белән матур итеп бизәлгән өенә чакырды. Өй эченә милли ризыклар тулы самоварлы өстәл, чиккән сөлгеләр һәм кашагалар , иң түрдә - серле сандык ямь биреп тора иде. Әби сандыгын тиз генә ачмады, балаларны жырлатты, биетте, шигырләр сөйләтте, шуннан соң гына серле сандык ачылды. Әби аннан бер-бер артлы чиккән кулъяулык, кияүгә чыкканда кигән күлмәген, аулак өйләрдә җиделе лампа астында кич утырып чиккән алъяпкычын, бәйрәмнәрдә генә кигән калфагын күрсәтте. Балаларга “Түбәтәй”, “Кәләпүш” уеннарын өйрәтте, шул уеннарны аннары балалар күңелле итеп уйнадылар.
Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен балалар үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар. Бу бәйрәмгэ балалар үзләренең әбиләрен дә чакырганнар иде. Алар оныкларының сөйләгән шигырьләренә, җырларына сокландылар, үзләренең яшь чаклары, әби-бабайлары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур теләкләр теләделәр.
Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен...
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
“Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын!” - дигән теләкләр белән алып баручылар Гирфанова Г.С һәм Зиннурова Н.С. бәйрәмне йомгаклады.
Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны кабат искә төшерү балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
Бәйрәм бавырсаклы-чәкчәкле, бәлешле-гөбәдияле чәй табыны артында дәвам итте.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















