• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: cheremschool3@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 404 учащихся
У нас учат: 32 учителей

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

Туган телне киләчәккә без алып барасы бит !

Опубликовано: 19.02.2018

 

Шундый исем астында , Халыкара туган тел көненә багышлап, 9 нчы б сыйныфының татар төркеме укучылары шигырь бәйрәме үткәрделәр.
       Бәйрәмне татар теле укытучысы Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызы Туган тел көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштырудан башлап җибәрде:
     “21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. ЮНЕСКО Генераль директоры "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгать белән чыга:
          “Ана теле бер булыр.
           Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
          Дөньяда 7000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
           Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.                     ЮНЕСКО Генераль директоры”
      Шулай итеп, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне "Халыкара туган тел көне" итеп үткәрү турында карар кабул итте.
      Безнең туган телебез - татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора.  
      Татар теле - матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, шагыйрьләребез иҗатында чагыла”.
Укучылар Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Әхәт Гаффар, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Рәшит Әхмәтҗәнов, Нияз Акмал, Зиннур Насыйбуллин, Резеда Вәлиева һәм башка шагыйрьләрнең туган тел турындагы тирән мәгънәле шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар.
         “Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф - гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.” Шушы сүзләрнең хаклыгына укучылар үзләре сөйләгән шигырьләр аша тагын бер кат инандылар.
Әнә бит Хәсән Туфан да киләчәк буынга:
“Сез балык баласы түгел,
Сез халык баласы бит.
Киләчәк көнгә Тукайны
Сез алып барасы бит!”- дип эндәшә. 
        Бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җырын бергәләп җырлау  белән тәмамланды.


Источник: Администрация лицея

К списку новостей