• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: cheremschool3@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 404 учащихся
У нас учат: 32 учителей

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

“Хыял йорты”

Опубликовано: 09.10.2019

8 октябрь көнне без - лицейның 8-11 класс укучылары белән бергә татар теле укытучылары - район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театрының Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Хыял йорты” спектаклен карадык. Спектакль искиткеч шәп!!! Яшьләрчә, музыкаль, заманча һәм тирән мәгънәле. Бик кыска гына итеп әйткәндә, биредә – татарча реалити-шоу, мәхәббәт, күңелнең иң түрендә саклап кына йөрткән, сүз башлап әйтергә кыюлык  җитмәгән саф хисләр... һәм, ниһаять, “Хыял йорты”нда әлеге хыялларның тормышка ашуы.
     Лицей укучыларының шактые инде яшь театраллар дисәң дә була, шуңа күрә спектакль сүзе чыгуга, “Без барабыз!” дип кенә торалар.  Молодцы! Беренче тапкыр баручылар да шатлык һәм канәгатьләнү хисләре белән кайтып китте. Бүгенге спектакльне карарга 85 укучы һәм 7 укытучының баруы әлеге сүзләрне дәлилләп, лицейда театр дөньясы белән таныштыру,  театрга мәхәббәт тәрбияләү яшьтән үк башлануын һәм югары дәрәҗәдә оештырылган икәнен дә күрсәтеп тора. 
      Әлмәт театрының яшь актерлары: Ләйсән Заһидуллина, Лилия Заһидуллина, Гөлназ Йосыпова, Миләүшә Хафизова, Фаил Сафиуллин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Рифат Әхмәдиев, Айзил Фазлыевларга шундый ихлас һәм оста уеннары өчен, җырларны йөрәккә үтәрлек итеп башкарулары өчен мең рәхмәт!!! Афәрин, егетләр һәм кызлар!!! Сезнең белән кабат-кабат очрашуларны көтеп калабыз!

Источник: Администрация лицея

К списку новостей