Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова белән очрашу
Опубликовано: 25.11.2019
Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуртдинова Г.Г. һәм Шәрифуллина Р.И. үзләренең укучылары белән район үзәк китапханәсенә язучы якташыбыз Рәмзия Габделхакова белән очрашуга бардылар.
Якташыбыз иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Иң беренче шигырьләре район газетасында дөнья күргән. Бүген ул инде алты китап авторы һәм аларның барысын да укучылар яратып кабул иттеләр. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова шигырьләр генә түгел, хикәяләр повесть-романнар да яза.
Габделхакованың тәүге китабы - "Кар өстендә миләшләр" 1996 елда дөнья күрә. Әлеге җыентык өчен ул Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнгән. "Көзге яшен" исемле китабы өчен "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек булган. "Көмеш тун" 2008 елда иң күп укылган китаплар исемлегенә керә. 2012 ел дәвамында иң күп укылган 182 китап арасында "Ел китабы - 2011" республика конкурсында Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы өченче урында тора. Быел ул "Нишләттегез Гөлкәйне?" повестьлар китабы өчен, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясен алды.
Якташыбыз Чирмешән районы хакимиятенең Утыз Имәни премиясе белән дә бүләкләнгән.
Очрашуда Рәмзия Гайсә кызының иҗаты, тормыш юлы турында кызыклы әңгәмә булды. Лицей укучылары якташыбызның шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















