Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Гомәр Бәширов әсәрләрен бүген дә яратып укыйбыз
Опубликовано: 21.01.2021Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын без лицейда татар әдәбияты классигы, халык язучысы, СССР дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган кичә белән ачып җибәрдек.
10-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә кичәне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ибятова Гөлфия Марс кызы, Батыршина Әлфинә Гомәр кызы һәм Игнатьева Маргарита Владимировналар оештырды. Укучылар татар әдәбиятының классигы Гомәр Бәширов турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Гомәр ага Бәширов әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе булган “Сиваш” повестен, “Намус”,”Туган ягым –яшел бишек”,”Җидегән чишмә”, “Көзге ачы җилләрдә”,”И язмыш,язмыш...”,”Сарут” кебек күренекле әсәрләр иҗат итте.
Гомәр Бәширов хәзерге заман татар прозасында тирән эз калдырган, татар телен искиткеч яхшы белгән, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән олы шәхес.
“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, – дип яза Гомәр Бәширов.
Аның бу сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый.
Источник: Администрация лицея
Фоторепортаж:
Гомәр Бәширов әсәрләрен бүген дә яратып укыйбыз
















