Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Туган телне киләчәккә без алып барасы бит
Опубликовано: 03.03.2021Шундый исем астында, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Туган тел турында шигырь укучылар” бәйгесе оештырдык.
Безнең туган телебез - татар теле Россиядә рус теленнән соң икенче урында тора. Татар теле - матур, бөек тел. Аның меңьеллык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, шагыйрьләребез иҗатында чагыла.
Укучылар Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Әхәт Гаффар, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Рәшит Әхмәтҗәнов, Нияз Акмал, Зиннур Насыйбуллин, Резеда Вәлиева һәм башка шагыйрьләрнең туган тел турындагы тирән мәгънәле шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар.
1 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Мингалиев Кәрим,
2 нче урынны Сафина Алисә белән Галәветдинова Эльвина, 3 урынны Абунагимова Амилә белән Биктаһирова Әдилә алды.
2 нче сыйныфта Җиһаншина Дания җиңүче, һәм Минапов Кәрим белән Камалов Наил призёрлар булдылар.
3 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Котбиева Иркәгөл, икенче урынга Аделшина Ралинә, өченче урынга Шәйхетдинова Әминә лаек булды.
4 нче сыйныф укучылары бәйгенең иң актив укуылары булдылар. 1 нче урынны жюри бертавыштан Даутова Ләйсән белән Низаметдинова Диләрәгә бирде. 2 нче урынны Гафурова Диләрә белән Яруллина Зөһрә бүлеште, 3 нче урында Шәрифуллина Азалия булды.
Бәйрәмдә катнашкан һәрбер шигырь сөйләүчегә актив булганы өчен таныклык бирелде.
“Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф - гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.” Шушы сүзләрнең хаклыгына укучылар үзләре сөйләгән шигырьләр аша тагын бер кат инандылар.
Әнә бит Хәсән Туфан да киләчәк буынга:
“Сез балык баласы түгел,
Сез халык баласы бит.
Туган телне киләчәккә
Сез алып барасы бит!”- дип эндәшә.
Бәйрәм-бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел!» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















