Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
"Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу бәйгесе. (Интеллектуально-развлекательный конкурс «Тамчы-шоу»)
Опубликовано: 16.03.2021Бүген безнең лицейның 6 нчы в һәм 7 нче а сыйныфы укучыларыннан төзелгән "Өмет" һәм "Ышаныч" командалары "Тамчы-шоу" дип исемләнгән интеллектуаль күңел ачу бәйгесендә көч сынаштылар. Ярыш-уенны татар теле һәм әдәбияты укытучысы М. В. Котбиева әзерләп уздырды.
Башта укучылар, шигырьләр сөйләп, үзләре белән таныштырдылар. Аннары бәйгенең төп өлеше - туплаган белемнәрнең көчен сынау башланды. I тур - "Кем тизрәк?" - тел, әдәбият, яшәеш темасына караган сорауларга җавап табу.
I I тур - "Игътибарлылык" - экрандагы рәсемнәрне хәтердә калдырып, сорауга дөрес җавап бирү. III тур - "Өй эше" - Ләбибә Ихсанованың "Наил һәм Фаил" әсәрен ни дәрәҗәдә игътибарлы итеп укуларын, повесть геройларын белүләрен ачыклау. IV тур - "Капитаннар ярышы" - мәкальләрнең башын ишеткәч, азагын әйтеп бетерү. Бирелгән сүзләрдән бер мәкаль төзеп, аның мәгънәсен аңлату.
Бәйге бик кызыклы булды, командаларның әле берсе, әле икенчесе алга чыкты, баллар өчен көрәш киске барды. Нәтиҗәдә, бер генә балл аерма белән, "Ышаныч" командасы (7 а кл) җиңү яулады. Командалар грамоталар белән, ә укучылар истәлеккә "Сөембикә" журналы белән бүләкләнде.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















