Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Китап – кадерле бүләк.
Опубликовано: 20.03.2021Лицейда игълан ителгән «Дустыңа китап бүләк ит! Подари книгу другу!” акциясенә директорның милли мәгариф буенча урынбасары Нуретдинова Гакилә Габдрахим кызы да кушылды. Ул китапханәгә дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Котбиева Миләүшә Вагыйз кызына да китаплар бүләк итте. “Үземә ошаган, үземә кадерле булган китапларны бүләк итәргә яратам”, – ди ул. – Миңа шатлык китергән кебек, сезгә дә бәхетле мизгелләр бүләк итсеннәр иде бу китаплар!”
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әти-әниләргә дә мөрәҗәгать белән чыкты ул: “Туган тел язмышы һәркемне уйландырырга тиеш. Ана телебезгә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбиялик. Дөньяны танып белүдә төп ярдәмче мәгънәсез видеолар таратучы, балалар психикасына тискәре йогынты ясаучы Интернет каналлары түгел, ә китап булсын иде. Моның өчен балаларыбыз белән бергәләп, әкиятләр, матур китаплар укыйк. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә тәм-том яисә бер көнлек уенчыклар түгел, китап бүләк итик!”
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















