Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.
Опубликовано: 21.04.2021Чирмешән лицеенда “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел” дигән девиз астында туган тел атналыгы башланып китте. Шул уңайдан бүген, 20 нче апрельдә, “Исемдә калганнар” дип аталган интеллектуаль бәйге узды. Анда 6а һәм 6в сыйныфы укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты: укучыларның Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен барлау, тулыландыру; Тукай образына, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; балаларның иҗади активлыгын үстерү.
Бәйге дүрт турдан торды. Башта командалар үзләре белән таныштырып, сәламләү өлешендә туган тел турында шигырьләр сөйләделәр.
I тур - “Кем тизрәк?” Г.Тукай биографиясе, шигырьләре, әкиятләре, аларның геройлары белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
II тур - “Игътибарлылык”. Экрандагы рәсемнәр буенча биремнәрне үтәделәр.
III тур - Өй эшен тикшерү. Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре һәм Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләрнең эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар тыңладык.
IV тур – “Мәкальләрне беләсезме?” Башта капитаннар тел турында мәкальләр белүдә ярышты. Аннары командаларның һәр катнашучысы карточкада үзенә туры килгән мәкальне укып, мәгънәсен аңлатты.
Бәйгегә ике команданың укучылары да яхшы әзерләнгән, сорау-биремнәргә ярыша-ярыша җавап бирделәр. Кайбер мизгелләрдә икеләнеп, югалып та калучылар булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча “Тапкырлар” командасы (6а кл) – беренче, “Зирәкләр” командасы (6в кл) – икенче урын алды.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей
















