Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | cheremschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 404 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Встреча с журналистами
Опубликовано: 19.11.2013-Безнең “Гаилә һәм мәктәп” журналы нәкъ шушы идеологиядән чыгып эш итәчәк. Төп миссиябез – ата-аналарга балаларын тәрбияләүгә булышлык күрсәтү. Бу өлкәдә бөтен ата-ана да белгеч түгел, барысының да педагогик белеме юк. Шәхсән үзем педагогик белемле булсам да, кайбер мәсьәләләрдә югалып калырга мөмкинмен. Әйтик, безнең киләсе санда баланың тәмәке тартканын белгәч, нинди адым ясарга, аның белән ничек сөйләшергә дигән тема күтәреләчәк. Башка килгән беренче фикер - баланы сүгәргә, урамга чыгармаска дип, дуамал эшләр майтарып куярга да булдырабыз. Ә журнал битләрендә белгечләр фикеренә таянып, конкрет киңәшләр урнаштырып барачакбыз. Журналыбызның эчтәлеге тормышчан киңәшләр бирүгә корылган. Без акыл бирү белән генә чикләнмибез, югары белемле, тәҗрибәле белгечләр фикеренә таянабыз.
- Алга куйган максатларыгыз шактый киң. Редакция коллективына килгәндә, ул тулыландырылачакмы?
- Алга таба җурналның рус версиясен дә чыгарырга исәп бар. Яңа елга без аны өлгертергә тиеш. Ул “Семья и школа” дип аталачак. Анда өлешчә тәрҗемә, өлешчә оригинал материаллар биреләчәк. Шуңа күрә өстәмә кадрлар тупларга кирәк. Якын киләчәктә интернет киңлекләренә дә чыгарга ниятлибез. Бу безгә укучыларыбызның фикерләрен белү, аларны бер-берләре белән аралаштыру өчен кирәк.
Источник: Шайхутдинова Л.Х, зам.директора по ВР
К списку новостей
















