• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: cheremschool3@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 404 учащихся
У нас учат: 32 учителей

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

Тукай - милләтебез йөзек кашы

Опубликовано: 26.04.2014

      Апрель ае... Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи. Быел Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 124 ел була. Г.Тукай – 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Менә шушы көннән алып булачак шагыйрьнең газаплы тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр, әлегәчә дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә 7,8 хатын-кызга “әни” дип дәшкәне булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә; усал, каты күңелле Шәрифә карчык; “Өчиле авылындагы бабасы йорты”, ягъни, үги әбинең 6 “күгәрчене” арасында 1 “чәүкә” булу.

Казан. Печән базары. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” диеп кычкырып йөргәннән соң, базарда сатылу, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты; кабат Өчиле: гүзәл табигатьле “Шүрәлеләр”, “Су аналары” туган Кырлай. Белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый. Шуңа да карамастан, авыр балачак, гади булмаган тормыш аша үткән Тукаебыз, алтын сүзле каләме ярдәмендә, татар мәдәниятендә олы мирас калдырган. Һәрберебезнең төп бурычы – шул мирасны буыннан буынга тапшыру, саклау. Шул уңайдан һәр елны апрельдә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелә.

 

26.04.14 да бәйгенең район туры МДЦда булды. Безнең лицейнын да укучылары шул бэйгедэ катнаштылар. 


Источник: Администрация лицея

К списку новостей